ебезнең күренекле шәхесләре белән очрашулар үткәрү.
-Күренекле татар шагыйрәсе, Г. Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова белән очрашу.
-Язучы Рәмзия Габдулхакова
-бик күп җырлар авторы, язучы Ильяс Мөхәммәтҗан
-татар галиме, исламият белгече, язучы, тәрҗемәче Әнвәр Хәйри
Очрашып кына калмыйбыз алар тарафыннан үткәрелгән бәйгеләрдә укучыларыбыз теләп катнашалар.
Икенче юнәлеш-
2. Телебезнең сүз байлыгы.
Укытучыларыбыз да һәрдаим белемнәрен күтәрү һәм камилләштерү өстендә эшлиләр. Семинарларда, мастер-классларда катнашып,грант та, төрле бәйгеләрдә һөнәри осталыгыкларын күрсәтәләр. ( Хабибуллина Р. Сунгатуллина З)
Өченче юнәлеш -
3. Туган җир, авыл, гаилә кыйммәтләре.
Әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Балаларыбызны рухи яктан бай, ныклы иманлы, әхлаклы, матурлык идеалы дөрес формалашкан камил шәхес итеп күрергә телибез икән, белем һәм тәрбия бирү эшенә өзеклек булырга тиеш түгел.
Дүртенче юнәлеш-
4. Мәктәп эшчәнлегенең төп күрсәткече - ул белем сыйфаты. Шуңа күрә дә Сәләтле балалар белән эшләү - мөһим һәм
дәвамлы булып тора. Һәр баланың нинди дә булса сәләте бар. Укытучыга шул
өлкәне табарга
һәм балага талантын күрсәтү өчен шартлар тудырырга
кирәк.
Урмышлы мәктәбендә чирек гасырдан артык " Кыңгыраулар" иҗат түгәрәге эшләп килә. Һәр бала үзен иҗат юнәлешендә сынап карый. Аларның иҗат җимешләре "Заман сулышы"газетасы, "Көмеш кыңгырау", "Ялкын" журналларында дөнья күрә,урыннар яулый.
2016-2017 нче уку елында татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадасында 11 укучыбыз җиңүче дип табылды.
Т
Страницы: << < 1 | 2 | 3 > >>