Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

бик-бик теләп тә, -
Яхшы теләк телә,
Ул да кайчак
Зур көч өстәп куя йөрәккә,-
дип яза Фәнис Яруллин
Ә хәзер Л. Толстойның Бүре белән тиен хикәясен тыңлагыз әле.
Бер тиен ботактан ботакка сикереп йөри торгач, йоклап яткан бүре өстенә егылып төшә. Бүре сикереп тора да аны ашамакчы була. Тиен: Җибәр мине, - дип ялвара башлый. Бүре әйтә: Ярый, мин сине җибәрермен, тик әйт әле, тиеннәр нигә шундый шат күңелле? Миңа һәрвакыт күңелсез, ә сезгә карасаң, сез анда, агач башларында сикереп уйнап кына йөрисез, - ди. Тиен аңа: Син иң элек мине агач башына җибәр, анда менгәч, мин сиңа әйтермен, югыйсә, мин синнән куркам, - ди. Бүре аны җибәрә, тиен агач башына менә дә аннан әйтә: Усал булганга күрә күңелсез сиңа. Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми. Ә без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез, шуңа күрә без шат яшибез.
Укучылар тиеннең:
Усаллык синең йөрәгеңә тынгылык бирми, - дигән сүзләрен сез ничек дип аңлыйсыз?
(Усал кешеләр башкаларга гел явызлык, мәкерлек эшләргә омтыла, шуннан тәм таба. )
Ә тиен үзенең һәрвакыт шат булуын ничек аңлата?
(Без яхшы күңелле, беркемгә дә усаллык эшләмибез ди)
Бу хикәя буенча нинди нәтиҗә ясарга мөмкин?
(Яхшы, саф күңелле, эчкерсез, ярдәмчел, мәрхәмәтле, шуңа күрә кешеләр дә аны ярата. )
Усал һәм яхшы кешеләрне мимика белән сүрәтләү.
Яхшылык итсәң яшер, яхшылык күрсәң, белдер дигән мәкаль бар.
Сез тормышта кемнән үрнәк аласыз?
Сезгә яхшылык эшләгән нинди яхшылыкларны әйтә аласыз?
Тормыш фәлсәфәсе
Тормыш – мөмкинлек, аннан файдаланыгыз
Тормыш –хозурлык, аның рәхәтен күрегез.
Тормыш – хыял, аны чынга ашырыгыз.
Тормыш – бурыч, аны үтәгез.
Тормыш – уен, аны уйнагыз.
Тормыш – байлык, аның кадерен белегез.
Тормыш – сәламәтлек, ан

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: