Яхшылык итсәң, яхшылык күрерсең - конспект для урока

 
  • Рубрика:
  • Формат: zip
  • Просмотров: 133
  • Скачиваний: 0

Тәрбия сәгате

Эссе, коры далада кое. Кое янында йорт. Анда оныгы белән бабай яши. Коеның озын бавына чиләк асылынган. Бирегә килгән кешеләр кое суын эчәләр дә бабайга рәхмәт әйтәләр.
Бервакыт, бау эзелеп, чиләк коега төшеп киткән. Картның башка чиләге булмаган, шунлыктан суны берничектә ала алмаганнар.
Икенче көнне бабайның йорты янына җигүле атта бер кеше килеп туктый. Арбадагы салам астында чиләге дә бар.
Юлчы коега карап алган, бабай белән оныкка дә күз ташлаган һәм атын чыбыркылап, китеп барган.
- Бу нинди кеше? –дип сораган бабайдан оныгы.
- Бу кеше түгел, - дип җавап биргән карт.
Төш вакытында йорт янына икенче юлчы килеп туктаган. Ул салам астыннан чиләген тартып чыгарган да бауга бәйләгән, су алып эчкән, бабай белән оныкка да эчергән, суның калганын коры комга түккән дә, чиләген кабат салам астына яшереп, китеп барган.
- Монысы нинди кеше?- дип сораган карттан оныгы.
- Монысы да кеше түгел әле, - дигән бабай.
Кичен йорт янына өченче юлчы туктаган. Ул чиләген тартып чыгарган да бауга бәйләгән, су алып эчкән, бабайга рәхмәт әйтеп китеп барган, ә чиләген бауга бәйләгән килеш калдырган.
- Ә монысы нинди кеше? – дип сораган оныгы.

- Өченче юлчы турында бабай нинди җавап кайтарган?
( Укучы җавабы)

Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: