Яңа ел маҗаралары

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Яңа ел маҗаралары
(Сценарийда төрле халык әкиятләре геройлары катнашалар. )
( Әзерләнә-әзерләнә Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар)
Катнашалар: Кыш бабай, Кар кызы, Убырлы, Кащей, Убырлының кызы, Иван, Матроскин, Рәсим, Хәернисә, Су анасы, Су анасының кызлары, Шүрәле.

Кыш бабай. Кызым, нишләп бердә кәефең юк?
Кар кызы. Юк шул кәефем, бәлки миңа салкын тигәндер.
Кыш бабай. И, кызым , алда бит бәйрәмнәр, балалар безне көтәләр, чирли күрмә инде.
Кар кызы. Бабакаем, беләсеңме нигә мин күңелсез? Һәр елны бәйрәм вакытында күңелсез хәл килеп чыга. Я таягың, я күчтәнәч капчыгың югала, я туныңны салдыралар. Менә быел бөтен нәрсәне контрольдә тотарга кирәк.
Кыш бабай. Дөрес сөйлисең, кызым. Бар да контрольдә!
Кар кызы. Пилот безне көтә, бабай. Әйдә, киттек. Балалар янына ашыгыйк (чыгып китәләр).
(Иван белән Матроскин сөйләшә-сөйләшә керәләр)
Иван. Син мине тагын тыңламыйсың, минем йомшаклыктан файдаланасың.
Матроскин. Ярар, борчылма мур-р. Мин сине хөрмәт итәм (телефон шалтырый Матроскин ала) Ярар, ярар (телефонны куя) Ванюша, киен тизрәк. Государственный важный эш килеп чыкты. Кадерле кунакларны каршы алырга кирәк.
Иван. Яхшылап аңлат әле, кем килә безгә?
Матроскин. Кыш бабай белән Кар кызы киләчәк. Тиздән Яңа ел бит.
Иван. Кит әле, Матроскин, ә ничек каршы алырга?
Матроскин. Их син, Иван. Миннән башка нәрсә эшләр идең? (барып радио боргалый).
Радио язма. Әкияти информацияләр бюросыннан. Барлык батырларга, Иван-дуракларга, Иван цареевичларга һәм. . . экстренный хәбәр. Кыш бабай белән Кар кызы очкан, 2014 номерлы ракета курстан чыгып мәҗбүри рәвештә, урман аланына утырды. Кабатлыйбыз. . .
Матроскин. Ә нәрсәгә кабатларга, Кыш бабай белән Кар кызын коткарырга кирәк!
Иван. Кая барыйм, мин киемсе

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: