з?
Матроскин. Минем белән югалмассың (башына кәструл кигезә, кулына кәструл капкачын тоттыра) киттек, сине бөек эшләр көтә (маршировать итеп чыгып китәләр)
(Омон киеменнән противогаз кигән Убырлы карчык керә)
Убырлы. (сотовыйдан сөйләшә) Алло,Кащеюшка , алло! Йоклый инде әллә. Кара син аны. Федераллар шушы минутта сезнең сазлыкка килеп төшәчәкләр. Кикимора урынындамы? Нәрсә-ә-ә мин сезне начарлык эшләргә командировкага җибәрдем. Ә сез. . . Домино уйнап утырасызмы?
(самолет очкан тавыш ишетелә) Кащеюшка, але, алдыгызмы? Икесе дә шундамы? Болай эшлибез:
Тотып кара урманда
Әйләндерик зур төпкә,
Ормаска да сукмаска
Бар да булсын тәртиптә.
Кемдер килә монда, аның белән үзем разберусь.
Иван. Берәрсе бармы?
Убырлы. Ой,ой кем син? Кая барасың?
Иван. Иван. Кыш бабайларны коткарырга барам. Тик менә каян эзләргә икәнен белмим.
Убырлы. Конкретно сөйлә. Ник кирәк алар сиңа?
Иван. Әй, җибәрделәр инде шунда.
Убырлы. Ярар, юлдан килгәнсең утырып ял ит.
Иван. Син кем белән монда яшисең?
Убырлы. Кызым белән. Ул минем бикләр дә чибәр, матур. Бәлки Кар кызы урынына ул барыр? Тегеләрне эзләп тә йөрисе юк.
Иван. Син минем башымны әйләндермә, Убырлы. Мине юлдан яздырмакчы буласыңмы?
Убырлы. Әһә, әле син шулаймы, проходимец. . . Без синең кебекләр белән беләсеңме нәрсә эшлибез!?
Иван. Син нәрсә, Убырлы? (куркып кала)
Убырлы кызы җырлап керә.
Мин чибәр, мин матур,
Миңа карап туймыйлар.
Нигә мине Яңа елда
Кар кызы итеп куймыйлар.
Фу-фу-фу кеше исе килә.
Убырлы. Уҗин сиңа.
Кыз. Син нәрсә ырҗаясың?
Убырлы. (пышылдап) Иванны кыздырабыз хәзер.
Иван. (кычкырып көлә) Уф,үләм көлеп, эчем ката. Ой булдыра алмыйм.
Кыз. Нишли ул?
Убырлы. Көлә.
Иван. Ой,
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>