1 нче сыйныфының рус төркемендә үткәрелгән дәрес планы
Тема: Пп хәрефе һәм авазы.
Тип: ГКК
Максат:
1) Пп хәрефе һәм авазы белән таныштыру;
0. 1) Кая? кайда? кайдан? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;
0. 2) Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белүне камилләштерү;
0. 3) Актив аралашуга тарту, төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү;
3) Дустанә мөнәсәбәт формалаштыру.
Җиһазлау. 1 нче сыйныф өчен "Күңелле татар теле" дәреслеге (Р. З. Хәйдәрова, Н. Г. Галиева), презентация, техник чаралар, методик кулланма.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
oo исәнләшү (укытучы белән һәм бер-берсе белән исәнләшәләр);
oo уңай психологик халәт булдыру ( дәреснең максаты һәм темасы белән таныштыру)
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Фонетик-лексик зарядка.
oo Прослушайте и укажите, что добавлено во втором предложении каждой пары.
Мин барам. Мин мәктәпкә барам.
Ул бара. Ул бассейнга бара.
oo Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары.
Ул бассейннан кайта. Ул кинодан кайта.
Ул Чаллыга бара. Ул Чаллыдан кайта.
Мин Казанга барам. Мин Казаннан кайтам.
2. Рәсемнәр аша Кая? Кайда? Кайдан? сорауларын кабатлау.
( презентация "Кая? Кайда? Кайдан?")
I. Дәреснең төп өлеше.
1. Пп хәрефенең укылышы, язылышы буенча эш оештырыла.
2. Былтыр һәм почтальон Печкин диалогын иң яхшы сөйләүче конкурсы оештырыла.
Рэлли Робин - Rally Robin (диалог с партнёром по плечу) - 1 минут вакыт бирелә.
oo Ә хәзер диалогларны тыңлап алыйк. (Саша белән Миша, Аделина белән Вика, Вероника белән Камилла)
oo Рәхмәт сезгә.
Ял минуты. Микс- фриз -груп.
1) Татарстанда ничә А бар? (4)
2
Страницы: 1 | 2 > >>