Проект эше.
Тема: Уен һәм аны танып-белү,баланың акыл үсешенә халык педагогикасының йогынтысы.
Максаты:
1. Балаларны халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре белән якыннан таныштыру.
2. Балаларның әти-әниләр, тәрбиячеләр белән үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.
Бурычлар:
– балаларны проблемалы ситуациягә кую, нинди җырлы-биюле уеннар белүләрен ачыклау;
– балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны, сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;
– туган илгә, милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
Проектның актуальлеге:
Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга милли йолалар, халык традицияләре турында мәгълүмат бирү , аларны укыту процессына җәлеп итү һәм балаларны халык культурасы традицияләрендә тәрбияләүдә региональ программаларны куллану исәбенә киңәйтелгән.
Проектның төре: Ижади проект (балалар татар халык уеннары,халык авыз иҗаты турында белемнәрен киңәйтәләр)
Балалар яше:4-5 яшь уртанчылар төркеме
Үткәрү вакыты: Сентябрь-май
Катнашучылар: Балалар, музыка тәрбиячесе, әти-әниләр.
Уен төрләренең бүленеше.
АйТемаБелем бирү өлкәсеМаксатҖиһазлауБалалар белән эш Әти-әниләр белән эшПедагоглар белән эш
1Сентябрь
1-7
Кояш-каем чык,чык эндәш
Соцаль аралашу үсеше
Эндәшне өйрәнеп сүз байлыгын арттыру,халык авыз иҗаты белән таныштыру, фонематик ишетү сәләтләрен үстерү.
Күрсәтмәлелек,
Кояшны презентация белән күрсәтү
Эндәш белән танышу, бергәләп ятлау,алтын кашыкка бизәкләр ябыштыру.
Сез эндәшләр беләсезме? дип исемләнгән анкета үткәрү
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>