Туган ягым Казаным (Мой родной край - Казань)

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Название работы Туган ягым Казаным
Автор: ФИО Костюнина Гульнара Радиковна , учитель татарского языка и литературы, МБОУ «СОШ 9 с углубленным изучением английского языка» г. Казань
Описание работы Предлагаю вам конспект урока для учащихся 3класса по теме «Туган ягым - Казаным». (« Мой родной край - Казань»). Данный урок будет полезен учителям татарского языка и литературы в начальной школы. , Это урок повторение. Воспитание любви к родному краю, к традициям, обычаям татарского народа. Этот конспект урока можно использовать, как внеклассное мероприятие
Тема: Туган илем- иркә гөлем.
Максат: 1. Балаларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү,
2. Фикер йөртергә, фикерләрен дәлилләргә өйрәтү;
3. Туган якка, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү,
туган ягың белән горурлану хисләре уяту;
Дәрес барышы:
Оештыру өлеше:
Исәнмесез укучылар!
Хәерле көн телим таңнар саен,
Аяз күкләр телим җиремә.
Кояшлы көн телим бар кешегә,
Һәм иминлек телим илемә.
Хәерле көн укучылар!
Кереш өлеше:
( Музыка уйный. Бер укучы З. Туйфайлованың Туган ил шигырен яттан сөли)
Туган ил ул – алтын арышлар,
Туган ил ул- зифа камышлар,
Туган ил ул – иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр,
Туган туфрак, үскән нигезләр,
Туган илдә баребез бертуган,
Бик кадерле безгә ул шуңа.
Туган ил ул була бер генә,-
Туган илнең кадерен бел генә!
( Экранда дәрес темасы һәм максаты чыгы. Бер укучы укып чыга)
Укытучы:
Туган ил, туган җир, туган як сүзләрен сез ничек аңлыйсыз?(укучылар бер – ике җөмлә белән аңлатып китәләр)
Укытучы:
Әйе, һәркемнең туган җире, туган иле, туган ягы, туган авылы була. Туган җир, туган авыл, туган ил, туган як – иң кадерле сүзләр. Кешеләр

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: