ч.
Ил төкерсә - күл булыр.
Үз илем – алтын бишек.
Туган илдән – туйган юк.
Җире байның – иле бай.
Физминутка: Кояшлы ил – безнең ил. Җырын җырлау.
Туган як табигате турында әңгәмә:
Татарстан иң матур, иң бай ил. Аның табигате дә бик матур, гүзәл. Табигать кешене сокландырада, моңландыра да, тынычландыра да. Табигать – анабыз безне туендыручы, яшәргә көч – дәрт бирүче дә. Чит илдән килгән кунаклар Татарстанның байлыгына, матурлыгына сокланалар.
Декабрь елның кайсы фасылына керә?
Кыш көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була?
Әйдәгез, хәзер кышкы үзгәрешләр турында крассворд чишеп алыйк.
Бирем:
тәңкә карлар сипкән.
Җирне ап-ак иткән.
Чыршы, каен, имән
Кардан чикмән кигән
Бу кайчак? ( кыш)
Ак ашъяулык таптым.
Җир өстенә яптым. (кар)
Утта янмый,
Суда батмый. (боз)
Җәен киенә.
Кышын чишенә. (агач)
Акыра да бакыра.
Бөтен җирне тутыра. (буран)
Казан турында әңгәмә:
Укучылар, нинди сүз килеп чыкты?
Укучылар сезнең туган җирегез кайда? Сез кайда тудыгыз?
Казан турында нәрсәләр беләсез?
Китап белән эш:
Экранда Казан тексты тыңланыла.
Казан.
Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре. Ул бик борынгы шәһәр. Казан Идел елгасы буена урнашкан. Шәһәрдә җиде район бар,анда миллионнан артык кеше яши.
Башкалабызның үзәге бик матур. Аны тарихи йортлар, Татарстанкунакханәсе бизи. Иң матур урам- Бауман урамы. Казанда татар, рус халкының бик күренекле кешеләре яшәгәннәр. Алар – Хөсәен Ямашев, Габдулла Тукай, Лев Толстой, Максим Горький һәм башкалар.
Казанда төрле мәктәпләр, лицейлар, колледжлар эшли, югары уку йортлары күп.
Казан- музейлар, театрлар шәһәре дә.
Анда тарихи урыннар күп. Казан Кремле – иң истәлекле урыннарның берсе. Андагы Сөем
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>