Тема:Туфан Миңнуллинның « Бәхетле кияү» драмасы, аның комедия жанры буларак үзенчәлекле яклары
Максат. Т. Миңнуллин иҗаты белән кызыну уяту; драма әсәре буларак, комедиянең яңа төре белән танышу; халкының гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү; укучыларның үз фикерләрен матур итеп сөйли, дәлилли белү күнекмәләрен , хәтер игътибарларын үстерү, аралашу күнекмәләрен булдыру.
Җиһазлау. А. Г. Әхмәдуллин, Ф. Ә. Ганиева. Татар урта гомуми белем бирү
мәктәбенең 8 нче сыйныфы өчен дәреслек-хрестоматия, 242-256 нчы битләр. Плакатлар (драма, комедия). Төркемнәрдә эшләү өчен схемалар. Драматургның портреты, видеоматериаллар, газета-журнал материаллары. Х. Якуповның "Минем шәлеләрем" картинасы.
Дәрес барышы.
I. Оештыру (Укучылар өч төркемдә эшлиләр).
II. Уңыш ситуациясе. (Өй эшен тикшерү Т. Миңнуллин турында дәреслекнең 241 нче битен укып, газета-журнал материалларыннан аның турында күбрәк белеп килү һәм "Бәхетле кияү" комедиясен укып, һәр төркемгә берәр конфликт эпизодын уйнап күрсәтү).
-Миңнуллин турында нәрсәләр белдегез?
(Видеоматериалны карау).
-II күренештәге вакыйгаларның беренчесеннән шактый аерылуы нәрсәдә күренә? (I күренештә авыл кешеләренең табигате, рухи йөзе чын тормыштагыча ла).
-Мөнирә шәһәрдә туып үскән иренә үз авылы кешеләрен гел мактап кына сөйли. Ул хаклымы? Пьесадагы репликаларга таянып, укучылар авыл кешесенең уңай образын тудырырга омтылалар:
авыл кешесе кояш белән бергә тора, чөнки ялкаулык, иренү аларга ят сыйфат;
кунак сыйлау, аны хөрмәтләү,күңелен күрү - татар халкының күркәм
гадәтләреннән берсе, (кияве һәм кызы йокыдан торганда, Нәфига коймак пешереп куярга да өлгергән, сыерын савып куйган, кунакларны җылы сөт көтә);
"Алты яшәр юлдан кайтса, алтмыш яшер күрешә килер"
Страницы: 1 | 2 | 3 > >>