әтлек өчен файдалы икәнен һәммәбез дә беләбез. Иртәнге зарядка гадәти һәм "тематик" та була икән. Тематик зарядка
нинди дә булса һөнәр ияләренә багышлана.
5 әр күнегүдән торган түбәндәге һөнәр ияләренә багышланган зарядка уйлап табыгыз.
1) Төзүчеләр зарядкасы. 1) Сыер савучылар зарядкасы.
Без бүген гадәти зарядка ясарга әти- әниләребезне дә чакырабыз.
Сез әзерме безнең белән
Арыганчы уйнарга?
Күңелле уен башладык,
Әйдә, зарядка ясарга.
Камыр батыр керә: Исәнмесез, спорт бәйрәме шушындамы соң ул?
-Син дөрес килдең, Камыр батыр, бездә бүген гаиләләр белән спорт бәйрәме.
Камыр батыр: Спорт бәйрәмнәре башлана дигәч, бик озак әзерләндем,
Кесәң дә бик калын күренә синең Камыр батыр,
Анда конфетлар, шикәрең аз дигәч, шикәр дә капкалап йөрим еш.
Камыр батыр, әйдә көчеңне күрсәт инде, әтиләр белән кул көрәштереп карыйсыдыр бит
Кул көрәштерә.
Балалар белән дә көч сынашып кара әле, бәлки аларны җиңә алырсың.
Аркан тартышу.
Камыр батыр, киләсе елга кадәр көч җыясың бар әле, без синең белән саубуллашабыз.
2алып баручы :Кемнәр уйнарга ярата,
Кемнәр өлгер һәм җитез?!
Безнең белән ярышырга
Кемнәр тели, әйтегез!
1 алып баручы Безнең белән ярышырга
Җитез әти-әниләр кирәк.
Кемнәр ярышырга әзер
Чыгып басыйк тизрәк!
2алып баручы Раз-два, раз-два
Бер, ике, өч -диюгә
Һәркем кире йөгерә
Урын алып өлгерә
1. Уен "кем озынрак юл уза?"
Әти, әни һәм бала. 2-3 команда Озынлыкка сикерүдә ярыша
2. Обручларны күчерә барып, билгеле урынга җитү.
3. " Спорт пантомимосы "
Пантомимо - сәнгатьнең киң таралган ,борынгы жанры. Пантомимо осталары үзләренең чыгышларында төрле һөнәр ияләрен чагылдыралар. Әйдәгез
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 | 5 > >>