Әти, әни, мин- спорт сөюче гаилә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

кмаклар, озын бау, урындыклар, күз бәйләвече, кечкенә чаңгы, кер кыстыргычлары, хоккей таяклары, кечкенә туплар, теннис ракеткасы һәм тубы, кәгазьдән ясалган кар бөртекләре, чиләкләр әзерләнә. Күренекле педогог В. А. Сухомлинскийның: " Мин әллә ничә тапкыр кабатлап әйтүдән курыкмыйм: сәламәтлек турында кайгырту-педагогның иң мөһим хезмәте. Балаларның рухи тормышы, дөньяга карашы, акыл үсеше, белемнең ныклыгы, үз көченә ышанычы аның көр күңеллелегенә , дәртлелегенә бәйләнгән "дигән сүзләре," Безнең белән, безнең кебек һәм бездән яхшырак эшлә"дигән сүзләр плакатка язып эленә.
1. Спортның әһәмияте турында кереш әңгәмә.
А. б. Исәнмесез, көчле әтиләр, җитез әниләр, батыр кунаклар, өлгер балалар.
2016нчы елның 16-29апрель көннәрендә "Спорт сөюче Татарстан" акциясе үтә. Бүген без дә шушы акция кысаларында спорт бәйрәменә җыйналдык. Без бәйрәмебездә нәниләребез белән берлектә әти-әниләребезнең дә уеннарда актив катнашуын теләп калабыз.
1алып баручы: "Сәламәтлек - зур байлык",- дип
Юкка гына әйтмиләр.
Сәламәтлекнең килгәнен
Өйдә утырып көтмиләр.
2алып баручы: Нәрсә соң ул сәламәтлек?
Кайсыгыз җавап бирә?
Сәламәт яшәү рәвешен
Һәркем үзенчә күрә.
1алып баручы:Сәламәтлек,-ди бер бала
Тауда чана шууда
Әдәпле һәм тәртипле,
Уңган бала булуда.
2алып баручы Сәламәтлек,-ди бер үсмер,
Тауда чаңгы шууда.
Наркотиктан башка гына
Таңны каршылый алуда.
1алып баручы Сәламәтлек,-ди бер кызчык
Алдынгы булу укуда.
Компьютер дигән тартмада
Аралаша алуда.
2алып баручы Сәламәтлек,- ди бер табиб
Авырмыйча яшәүдә.
Алга килгән авыртуга
Дөрес дәва бирүдә.

1алып баручы I. Иртәнге зарядка.
Иртәнге зарядканың сәлам

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: