Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерү

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Казан шәһәре Совет районының татар телендә белем һәм тәрбия бирүче
290 нчы балалар бакчасы муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе





Тема: "Театр сәнгате аша балаларның сөйләм телен үстерү "

(Үзлектән белем күтәрү планы)




Тәрбияче:
Шигабетдинова Р. И



2016-2017
Максат: Балаларның театр сәнгате үзенчәлекләрен үзләштерү аша сөйләм телен үстерү.
Бурычлар:
-Балаларга театр турында белем бирү, театрның төрләре белән таныштыру;
-Сәнгать әсәрләре аша балаларның эстетик зәвыгын үстерү, сөйләм телен баету, аралашу культурасы тәрбияләү;
- Әкият геройларының хис - тойгыларын, халәт - кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәтү;
-Театр сәнгатенә карата мәхәббәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту;
- Әкиятләр белән кызыксынуларын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләге тәрбияләү;
-Матурлыкка омтылыш, сәнгать кешеләренә хөрмәт тәрбияләү;
-Төрле театральләшкән тамашалар күрсәтү аша балаларда артистлык сәләтен үстерү.
Көтелгән нәтиҗәләр:
1. Балаларның әкиятләр белән кызыксынулары үсүе, коллектив эшендә катнашу теләге, матурлыкка омтылыш, сәнгать кешеләренә хөрмәт , театраль эшчәнлек аша иҗади шәхес тәрбияләнүе, сөйләм телләре баю.
2. Эстетик, иҗади зәвыклары үсү.
3. Театр сәнгатенә карата мәхәббәт, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяну.
4. Балаларның театр һәм театр төрләре турында белемнәре барлыкка килү.
5. Әкият геройларының хис - тойгыларын, халәт - кичерешләрен дөрес тасвирлый белергә өйрәнү.
6. Төрле театральләшкән тамашалар күрсәткәндә балаларда артистлык сәләтләре үсү.
7. Рольләрне тырышып башкару, курчакларын һәм җиһазларын эш беткәч урынына алып кую, сакчыллык күнекмәләре ф

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: