Татарстан республикасы

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Тема: "Дәүләт символлары"

Максат:
1. Белем бирү максаты: рус телле укучыларның "Татарстан Республикасы" темасы буенча алган белемнәрен системалаштыру ;
2. Үстереш максаты: укучыларның бәйләнешле сөйләмен,укучыларның иҗади активлыгын,фикерләү сәләтен үстерү,татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
3. Тәрбияви максат:укучыларнытуган илебезне,Ватаныбызны яратырга, Ддәүләт символларын истә калдырырга, сөйләмдә кулланырга ирешү,Туган илгә патриотик хисләр тәрбияләү
Дәрес барышы:
I Оештыру
1. Тынычлык булдыру.
2. Исәнләшү.
3. Кизү (дежур) белән әңгәмә.
Укытучы: Бүген сыйныфта кем кизү (дежур)?
Укучы: Бүген сыйныфта мин кизү (дежур). Кышның икенче ае. Сыйныфта барысы да бар. Көн кояшлы, җил исми , урамда салкын.
4. Яңалыклар вакыты:
Алдан билгеләнгән укучылар яңалыклар әзерләп киләләр. Яңалыклар татар һәм рус телендә җиткерелә. 1 - слайд ачыла. Слайдта" Яңалыклар вакыты" дип язылган. Яңалыклар өчен махсус көй яңгырый.


Татар телендә
Рус телендә
1. Барыгызга да хәерле көн!
1. Всем добрый день!
2. Бүген безнең сыйныфта күңелле вакыйга: ачык дәрес.
2. Сегодня в нашем классе веселое событие: открытый урок.
3. Бүген без сезнең белән Дәүләт символлары турында сөйләшербез.
3. Сегодня мы с вами поговорим о государственных символах.
6. Без республикабыз турында текстлар укыдык, яңа сүзләр өйрәндек.
6. Мы о нашей Республике читали тексты, изучали новые слова.
7. Ә хәзер без сезнең белемнәрегезне тикшерербез. "Татарстан Республикасы" темасына караган сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп карыйк әле.
7. А сейчас мы хотим проверить ваши знания. Попробуем- ка составить словосочетания на тему "Республика Татарстан"

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: