Татар теленең стилистикасы

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9  >  >>

нең функциональ стильләренә характеристика бирү. Матур сөйләм сәнгатенә хас билгеләр, хәзергә сөйләм теле этикасы нормалары. Сүзнең асылы, сөйләмдә аның төп роле.
Логик эзлекле , эмоциональ , ышандырырлык бербөтен мәгънәгә ия булган сөйләм телен үстерү.
II бүлек. Гади сөйләм теле лексикасы.
Матур әдәбият стиле, стилистик бизәкләр. Төшенчәләрне белдерүдә синонимнарның роле. Образллы сөйләмәдә капма-каршылыкны белдерүнең махус чарасы буларак - антоним. Төшенчә һәм образ. Сүзнең эчке формасы һәм образлылык.
III бүлек. Сәнгатьле сурәтләү чарасы буларак - троплар, аларның төрләре.
Метафора - кешенең эчкә кичерешләрен, рухи дөньясын сурәтләүнең төп чарасы. Метафораның өч төре: 1) катып калган (үле); 2) образлы; 3) автор метафоралары .
Фикерне җыйнакландырып бирүдә метонимия, синекдоханың роле .
Аллегория (киная) - тормыш күренешен читләтеп тасвирлауның иң үткән чарасы.
Читләтеп (астыртын) көлү аша кешене тиешенчә тәрбияләү чарасы буларак ирония .
Парадокс - катып калган искелекне җимерү, аннан көлү чарасы. Парадоксның үзенчәлекләре: кыскалык, фикернең логик төгәлләнгән һәм ачык булуы.
IV бүлек. Сөйләм фигуралары - синтаксик конструкцияләрнең үзенчәлекле формалары.
Антитеза (төшенчәләрне капма-каршы куеп, фикер,фраза тудыру) һәм градация (төшенчәләрнең мәгънәләре үсә һәм кими бару тәртибендә урнашуы) үзенчәлекләре.
Оксюморон (образны капма-каршылыклы күренешләрнең бердәмлеге аша сурәтләү) - үткен мәгънәле фикерне оештыручы фигура.
Риторик эндәш һәм сорау - сөйләмдә әһәмиятле мәгънәви позицияне билгеләү, тыңлаучының фикерен үзең теләгәнчә форалаштыру өчен кулланыла торган фигуралар.
Инверсия күренеше - иң киң тралган стилистик фигура, аның әһәмияте.
Анафора һәм эпифораның төп үзенчәлекләре.

Страницы: <<  <  6 | 7 | 8 | 9  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: