Татар теленең стилистикасы

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

әм теленең үзенчәлекләре белән таныштыру.
5. Образлы сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар һәм тропларның үзенчәлекләрен, аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен аңлату.
6. Әңгәмә һәм аның төрле төрле тармаклары, әңгәмә кору үзенчәлекләре белән таныштыру.
7. Практик дәресләрне оештыру үрнәкләре белән таныштыру.
Программаның билгеләнеше:
34 сәгатька исәпләнгән бу программа 10-11 нче сыйныф укучыларына адреслана һәм гомуми белем бирү мәктәпләренең гуманитар профильле сыйныфларында кулланыла ала.
Программа эчтәлегенең төзелеше:
Программа 7 бүлектән тора һәм алар темаларга бүленгән.
Кереш.
1. Стилистика һәм аның төп өйрәнү объекты.
2. Матур әдәбият стиле.
3. Троплар - сөйләм теленең алтын бизәкләре.
4. Сөйләм фигуралары-стилистик фигуралар.
5. Көнкүреш сөйләм теле.
6. Әңгәмә - иҗтимагый тормышның иң әһәмиятле бер күренеше.
7. Сөйләм культурасын тәрбияләү.
Төп темаларны өйрәнү 25 сәгатькә исәпләнә. Теоретик сорауларны өйрәнеп бетергәннән соң, гамәли дәресләр үткәрү карала. Бу дәресләр 9 сәгатькә исәпләнгән. Гамәли күнегүләр алган белемнәрне ныгытырга һәм укучыларның теоретик материалларны үзләштәрү дәрәҗәсен тикшерергә ярдәм итә. Укытучы аларны үзе теләгәнчә үзгәртә дә ала.
Дәреслекләр. Электив курс программасы материалларын аңлатканда "Риторика" , "Стилистика" , "Әдәбият теориясе" китапларыннан файдаланырга була. Алар "Кулланылган әдәбият исемлеге"ндә күрсәтелде. Мәктәп китапханәсендә курс программасында каралган темаларны өйрәнү өчен җитәрлек дәрәҗәдә материаль база бар. Моннан тыш компьютерлар ярдәмендә Интернет аша университет һәм институтлар китапханәләренә чыгып, тиешле материалларны эзләү мөмкинлеге дә бар.
Электив курс буенча укучыл

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: