Сыйныф: 3 
Тема: Татар теле иленә сәяхәт. 
Дәрес тибы: кабатлау дәресе. 
Максатлар:
Укучыларның булган белемнәрен ныгыту, камилләштерү;
Диалогик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;
к һәм къ авазларын дөрес әйтүне ныгыту;
Уеннар ярдәмендә игътибарны коррекцияләү;
Сөйләм культурасы тәрбияләү. 
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, уенчык (үрдәк), маскалар, карточкалар
Дәрес барышы:
Оештыру. (1 нче слайд)
- Исәнмесез, укучылар. Нинди матур көн! Әйдәгез әле, бер-беребез белән исәнләшик. (Укучылар бер-берсе белән өйрәнгән сүзләр белән исәнләшәләр)
- Бүген безнең дәрестә кунаклар бар. Әйдәгез, алар белән дә исәнләшик. 
- Укучылар безнең дәрескә тагын бер кунак килде. Бу нәрсә?
- Үрдәк. Ул сезнең исемнәрегезне белми. Әйдәгез, аның белән танышыйк һәм исәнләшик. (2 нче слайд)
- Укучылар, бүген мәктәпкә килгәндә сез аның белән (мәктәп) исәнләштегезме? Әйдәгез, бергәләшеп мәктәп белән исәнләшәбез. 
Исәнме, мәктәп! җыры башкарыла. (3 нче слайд)
Төп этапта булачак актив эшчәнлеккә әзерлек. 
- Үткән дәресләрдә без сезнең белән йорт хайваннары һәм кошлары белән танышкан идек. Бүген шул сүзләрне актив сөйләмдә кулланырбыз. 
- Фонетик күнегү. 
- Ә хәзер к һәм къ авазларынның әйтелешен искә төшерербез. (4 нче слайд). 
Бергәләшеп укыйбыз. (5-6 нчы слайдлар)
Кара карга Әкияттәге күлләр күк
Кунган карга. Бар бик матур зәңгәр күл. 
Карга кунган Күл өстендә үрдәк йөзә
Ак карга. Бата, чума, калка ул. 
К хәрефе ике аваз белдерә: къ – авазы калын әйтелешле сүзләрдә әйтелә, к – авазы нечкә әйтелешле сүзләрдә әйтелә. 
Үткән материалны актуальләштерү. 
- Үрдәк безгә төрле биремнәр алып килгән. 
1) Сүзләрне күплек санда әйтергә. ( 7-15 нче слайдлар)
 
Үрдәк – үрдәкләр сар
		Страницы: 1 | 2 > >>
