Табигатьне янгыннан саклыйк

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

"Юл йөрү иминлеге" нигезләрен, "янгын куркынычсызлыгы" кагыйдәләрен,МЧС (коткаручылар) һәм "медицина хезмәткәрләре" хезмәтенең кирәклеген һәм 9 май- Җиңү көнен үз эченә алган сценарий.
Катнашалар:
Эт- Акбай
Песи- Актәпи
Бүре- Милиционер
Поши
Төлке белән Тиен
Саескан
Пожарниклар-2 Куян
Доктор Айболит
Бурсык
МЧСлар- 2 Аю
Вакыйга авылда һәм урманда бара. Авыл. Ишегалды. Акбай белән Актәпи тәпиләрендә утырып торалар.
Актәпи:-Акбай, дускаем, быел да салкын кышларны чыктык, әйеме?
Акбай: -Әйтмә дә генә дускаем, яз да үтеп бара бит инде, тиздән ямьле май да җитәр. Карале, Актәпи, туйдым мин бу ишегалдында кыш буе сөяк кимереп ятып. Әллә дим якындагы гына урманга барып бер сәяхәт кылып кайтабызмы?
Актәпи: Әйдә соң, мин бер дә каршы түгел дускаем, хуҗабыз да өйдә юк, әле бер атнасыз кайтмас та, әйдә, бер күңел ачып кайтыйк булмаса.
Акбай:-Карале, Актәпи, хәзер бит юлларда "полиция" машиналары күп йөри диләр, туктатсалар нишләрбез?
Актәпи: -Э-э-э-й, дускаем, нишләрбез дип торма инде, кыш буе икәүләшеп "юл йөрү кагыйдәләрен" өйрәнеп яттык ләбаса,әле Хуҗабыз "правага здавать" итә алсак, сиңа "Джип", миңа "Мерседес" алып бирәм диде бит.
Акбай: -Әйдә дускаем, хәерле юллар булсын, юлга кузгалыйк булмаса.
Урман буена килеп җитәләр.
Актәпи:-Дускаем, монда өч юл бар икән. Уңга китик микән, сулга китик микән, әллә "төп юлдан" китсәк уңарбызмы? ("төп юл" билгесе тора). Агачлар арасыннан Милиционер- Бүре килеп чыга. (сыбызгысын сызгыртып ала)
Акбай белән Актәпи икесе бергә: -Исәнмесез, милиционер абый!
Бүре: -Исәнмесез, исәнмесез, кая юл тоттыгыз дускайлар?
Акбай:-Менә сәяхәткә чыккан идек әле Ми

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: