чы шул күнегүне эшләгәндә, карточка буенча эшләрне тикшерәбез). Аннары 101 нче күнегүне тикшерәбез.
Бирем. Шундый предметны тап.
Түгәрәк, баллы, сусыл, эче кызыл, тышы яшел, полосалы. (карбыз).
Җиңел, түгәрәк, зәңгәр, оча торган. (шар).
Йомшак, ак, мыеклы, сөт ярата. (песи).
Яшел, чәнечкеле, бизәлгән, яңа елда куела. (чыршы).
Түгәрәк, кызыл, кечкенә, төшле, тәмле. (чия).
Кара, мөгезле, печән ярата, сөт бирә. (сыер).
Сары, озынча, әче, файдалы, җиләк – җимеш. (лимон).
Табышмак әйтү.
1. Үзе кып – кызыл, күлмәге ямь – яшел . (Карбыз)
2. Җәен – соры, кышын – ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)
3. Су түгел – сыек,
Кар түгел – ап – ак. (Сөт)
4. Тышы сары, эче ак, ерактан торып елата. (Суган)
5. Көмеш тәнле, ите итәмле. (Балык)
6. А җир, кара тап, нәрсә булыр уйлап тап. (Китап)
7. Кечкенә сары карт, кигән туны тугыз кат.
Уен Эстафета ике группа ярыша. Тактада предметның исемен белде-
рүче сүз язылган, һәр группадан укучылар чыгып, предметның билгесен
белдерүче сүзләр язалар.
1 группа. Күлмәк(кызгылт, кыска, озын җиңле, куе чәчәкле).
2 группа. Яулык(бик нечкә, акграк,зур, өр-яңа, борынгы).
Тест сорауларына җавап бирү.
1. Сыйфат нәрсәне белдерә?
а) предметның билгесен;
б) предметны;
в) предметның хәрәкәтен.
2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?
а) нишли? нишләгән?
б) нинди? кайсы? кайдагы?
в) кем? нәрсә?
3. Сыйфатның ничә дәрәҗәсе бар?
а) 5;
б) 6;
в) 4;
г)3.
4. Сыйфат рус телендә кайсы сүз төркеме белән йөртелә?
а) числительное;
б) прилагательное;
в) существительное;
г)наречие.
5. Предметтагы билгенең төп дәрәҗәдәгедән, нормадан кимрәк булуын белдерүче сыйфат кайсы дәрәҗәгә
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>