фкатьле булу бигрщк тщ кирәк. Ана назын, ата сөюен күрмәгән күпме сабый, ятим бар. Инвалидлар, картлар йортлары күбәю дә безгә, яшь буынга, шул турыда чаң суга. Шәфкатьле булу-барлык күркәм гадәтләрнең башы, әдәплелекнең нигезе дип әйтсәм, минем белән килешерсез,дип уйлыйм. Чөнки бары тик шәфкатьле бала гына күркәм гадәтләргә ия , бәхетле ,тәүфыйклы, мәрхәмәтле, кешелекле була ала. Газета - журналларда шәфкатьлелек турында мәкаләләр тәгъдим ителә, аларда кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә аңлатма бирелә. Без аларны укыйбыз, фикер алышабыз,яманнан яхшыны аерып, шәфкатьле булырга өйрәнәбез. Шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миhербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-игътибар,юмартлык, сабырлык, итагатьлелек hәмбашка матур төшенчәләрне дә үз эченә алучы, бик киң мәгънәле сүз ул. Димәк, без игелекле эшләрне аеруча күп башкарырга, туганнарыбыз-якыннарыбыз белән тагын да күбрәк аралашырга,бер-беребезгә игътибарлы, ихтирамлы, түзем, миhербанлы булырга, ятим- мохтаҗларга җан җылысын, матди ярдәмне кызганмаска,изге гамәлләр башкарганда юмартлык күрсәтергә тиешбез. Олыны олы ит, кечене кече ит, дигәннәр борынгылар. Безгә дә бу мәкальнең мәгънәсен онытырга ярамый. Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә hәрвакыт, hәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк. Димәк, элек-электән үк игелек. шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта.
Страницы: << < 1 | 2