Шәфкатьлелек тәрбияләү.
Яхшылык, изгелек, шәфкатьлелек. . . Кеше бу сүзләрнең мәгънәсенә вакыт үтү белән генә төшенә. Алар безнең тормышта көн саен диярлек очрый. Башка кеше эчен бер кечкенә генә яхшылык эшләсәң дә, бу синең өчен инде зур горурлык була. Шулай итеп, кечкенә генә яхшылыклар эшләп без тормышка яраклашабыз, бу сүзләрнең мәгънәләрен аңлый башлыйбыз. Изгелек, шәфкатьлелек турында язучыларыбыз hәм шагыйрьләребез күп кенә әсәрләр, шигырьләр язып калдырган. Менә аларның берсе:"Кешелекле булу hөнәр түгел, hәркемнең кулыннан килә торган нәрсә. Яшәүнең нигезе-игелеклелек, бер-береңә ярдәм кулы сузу. Хәтта кабер ташларына да: "Кеше игелек эшләргә ашык!" дип язылган" ( Фаяз Дунай). Кош очар өчен, кеше бәхет өчен яратылган. Бәхетле булу өчен бик күп нәрсә: тамак тук, өс бөтен, көнкүреш уңайлыклары, сине ярата торган кеше. Җаның теләгән эш, туасы көнгә ышаныч булу, бигрәк тә үз тирәңдәге кешеләрнең сине ихтирам итүе кирәк. Мәhабәт буй-сын, матур төс-бит, нык сәламәтлек, зирәк акыл да артык түгел. Әмма боларның кадерен белү зарур. Чөнки мул тормышта яшәп тә, иркәләп-назлап кына үстерелгән кеше башкаларга ихтирамсыз булырга да мөмкин. Тәүфыйклы булу - кешегә иң кирәкле сыйфат. hәр кеше үзе бер дөнья. Тәүфыйклы кешенең йөзеннән нур балкып тора. Тормышны безгә әниләр биргән. Алар балаларын игелекле hәм тәүфыйклы, иң зур кеше булыр дип өметләнәләр. Халкыбызда әүвәл-әүвәлдән ятимнәргә, кулы-аягы гарипләргә, язмыш кимсеткән, табигать кыерсыткан кешеләргә аерым бер гадәт яшәп килгән. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырышканнар. Аларга карап:" Биргәнеңә шөкер, акылым тулы, зиhенем бөтен",-дигәннәр, гыйбрәт алганнар, тәүбә иткәннәр. Мондый кешеләргә шәфкатьле булганнар. Бүгенге авыр заманда шә
Страницы: 1 | 2 > >>