ләр гомере турында уйла.
Ә хәзер ял итеп алыйк. Физкультминут.
Уенчылар "Регулировщик" биюен бииләр (кулларында "жезллар").
А. б.
- Ял иттек, ярышны дәвам итәбез.
4нче бирем.
-Мин сезгә юл билгеләрен күрсәтеп барам. Сез аларның нәрса аңлатуын әйтерсез.
1. Сак булыгыз! Балалар!
2. Җәяүлеләр чыгу юлы
3. Алда юл чаты
4. Хәрәкәт итү тыела
5. Велосипедта йөрү тыела
6. Беренче ярдәм күрсәтү пункты
7. Куркыныч борылыш
Җюри җавапларның дөреслеге буенча очколарын әйтә.
А. б.
- Ә хәзер командаларнын командирларына биремнәр:
Түбәндәге җөмләләрне тутырып язарга.
I командирга
II командирга
1.
Җәяүлеләр (. . . ) буенча гына йөри.
1.
Урам аша чыгып йлгермәсәң, (. . . ) да туктап тор
2.
Шәһәрдән читтә (. . . ) буйлап (. . . ) каршы юнәлештә генә йөрергә кирәк
2.
Урам аша чыгар алдыннан (. . . ) якка, ә урам уртасына җиткәч (. . . ) якка кара.
Командирларга икенче бирем:
Бирелгән 3 төркемгә (тыючы, кисәтүче, күрсәтмә бирүче) 4әр юл билгесе ясагыз. Аларның формасы һәм төсе нинди? (формасы: түгәрәк, өчпочмак, түгәрәк; төсе: кызыл, кызыл, зәңгәр).
А. б.
- Ә хәзер инде командаларга сораулар!
Машина юлы аркылы ничек чыгарга? ("Зебра" аша).
Җәяүлеләр юлы ни өчен "зебра" дип йөртелә? (IIоласалы булганга).
Светофор төсләре нәрсә белдерүен аңлат. (Кызыл -тыючы, сары - кисәтүче, яшел - рөхсәт итүче).
Нинди юл билгеләрен беләсез? Төркемнәрен әйтегез.
Светофорда кызыл сигнал кайда урнашкан? (Өстә)
Жәяүлеләр өчен яшел ут янса, машиналар өчен нинди ут янар? (Кызыл)
Син нинди транспортка утырып йөрисең? (Автобус, трамвай, троллейбус, h. б. )
8.
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 > >>