Сез юл йөрү кагыйдәләрен беләсезме?

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>

ең җыр: "Нәни чебиләр":
Нәни чебиләр барсы да
Тезелешеп басканнар;
Юлны аркылы чыгуда
Зур бәхәскә кергәннәр:
Корт-корт
Корт-корт,
Зур бәхәскә кергәннәр.
Тавык аңлата аларга
Корт-корт дип
Үз телендә аларга,
Юлны аркылы чыкканда
Ничек канат кагарга.
Корт-корт, корт-корт
Ничек канат кагарга.
А. б.
- Бик яхшы, укучылар. Сез КВНга ныклы әзерлек белән килгәнсез. Ә хәзер сезгә 2нче бирем: мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез җавапларын бирегез.
Бер аяклыдыр үзе
Маңгаенда өч күзе (Светофор)
Гомер буе яшәгән,
Беркемгә сүз дәшмәгән.
Ләкин аңа карыйлар,
Бер сүзсез дә аңлыйлар. (Светофор)
Юл уртасында тора,
Үзе елмая, көлә.
Кешеләр аңа карый,
Машиналар да тыңлый. (Регулировщик)
Ике мөгезле, теле юк, Йөргән юлда эзе юк! (Троллейбус)

Арбасы бар, аты юк.
Утырсаң - алып китә,
Көче йөз атка җитә (Машина)
Ике аяклы үгез,
Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)
Барам, барам, очы юк. (Юл)
Каян белә, каян күрә
Машиналар күплеген.
Җәяүлеләр чыксын диеп
Туктата ул һәрберсен. (Светофор)

3нче бирем
oo Мин мәкальләрне, әйтемнәрне башлыйм, ә сез тәмамлагыз:
1. Светофорга карасаң уңырсың, Карамасаң - бәлагә юлыгырсың.
2. Юл кагыйдәсен белгән - бик сак атлый, Белмәгән - бик тиз аксаклый.
3. Юлдашыңа ихтирамлы бул, Юл башында игътибарлы бул!
4. Күп йөрдем дип мактанма, Күп белдем дип мактан.
5. Юлда сак йөргән бар эшкә өлгерер, Артык ашыккан - бары кеше көлдерер.
6. Машинаның матурын, юлдашның батырын сайла.
Әйтемнәр
1. Юл йөру кагыйдәләрен юлга чыкканчы өйрән.
2. Юл кагыйдәләрне 6елгәннең гомере озын булыр.
3. Шофер булсаң, үзең турында уйлама, кеше

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4 | 5  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: