Көзгесе ул дөньяның.
5)Ялкауга баш имәс ул,
Ашарга бир!-димәс ул,
Булсаң әгәр түземле,
Туендырыр үзеңне.
6) Диңгезе бар - балыгы юк,
Каласы бар - халкы юк,
Урманы бар – агачы юк.
7) Син туктасаң – туктый,
Син барсаң - бара,
Ул нәрсә? – Уйлап кара.
Кушымта 2
Педагогик ситуацияләр.
1. Өч көн балагызның мәктәптә укуларда булмавы ачыклана. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?
2. Бары тик яхшы билгеләргә генә укыган hәм мәктәп эшендә актив катнашкан балагыз ни сәбәпледер түбән билгеләр ала башлады hәм мәктәпкә бару теләге сүрелде. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?
3. Атна ахырында балагызның көндәлеген ачу белән күзегезгә сыйныф җитәкчесенең шелтәсе игътибарыгызны җәлеп итә. Сыйныф җитәкчесе кызыгызның яки улыгызның тәртибеннән зарланып шалтырата. Сез бу проблеманы ничек чишәсез?
4. Көннәрдән бер көнне танышыгыз сезгә улыгызның яки кызыгызның начар гадәтләргә (тәмәке тарту) тартылуын сизеп сезгә хәбәр итә. Сез нинди сөйләшү үткэрер идегез?
5. Кич белән балагыз урамнан билгеләнгән сәгатьтә кайтмыйча, соңга калып кайтса, нишләр идегез?
6. Балагыз урамнан елап керде. Аны иптәшләре кыерсыткан икән. Бу очракта сез нишләр идегез?
7. Балагыз базарда сез сайлаган киемне алдыртмыйча,кыйммәтлесен сорый. Сез нишләрсез?
Кушымта 3
Алга,алга. Блиц турнир. (сораулар)
1. Татарстанның флагында нинди төсләр бар?
Татарстан дәүләт гербында төшерелгән җәнлек?(Ак барс)
Төрки халыкларда Яңа ел?(Нәүрүз)
Ул кыш көне ява?(Кар)
Бал яратучы хайван?(Аю)
Кышның соңгы ае?(Февраль)
Кофеның туган җире? (Бразилия)
2. Страус кошмы?(Кош)
Шуралеәкиятенең авторы?(Г. Тукай)
Анда җиләк-җимеш,яшелчәләр үсә?(Бакча)
Кышкы баш киеме?(Бүрек)
Хоккей командасында
Страницы: << < 4 | 5 | 6 | 7 > >>