Урын алсын йөрәк түрендә!
Шатлык, куаныч һәм зур бәхетләр,
Юлдаш булсын Сезгә гомергә!
2 А. Б. Гомер юлларыгыз озын булсын,
Тигез тормыш аны бизәсен!
Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,
Авырлыклар мәңге килмәсен!
Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә,
Агыйдел суыдай вакыт тиз үтә!
Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз,
Татулыкка җирдә ни җитә!
1 А. Б. Хөрмәтле кунаклар! Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Без сезнең белән саубуллашабыз. Сезгә тыныч, матур гаилә тормышы теләп калабыз!Бер баладан сораганнар икән: Сиңа 2 кул ни өчен кирәк? дип. Берсе әтиемә,берсе әниемә тотыныр өчен дип җавап биргән бала. Балага 2 кул белән тотынырга терәк булганда, дөнья авырлыкларын җиңәргә күпкә җиңелрәк булачак. Гаиләләрегез бербөтен булсын. Өйләрегез якты, җылы, табыннарыгыз мул булсын,кайгы-хәсрәт сезне урап узсын. Балаларыгызны тигезлектә үстерегез. Сәламәт булыгыз,хөрмәтле әниләр!
2 А. Б. Йөзләрегездән беркайчан да елмаю китмәсен! Еллар имин, илләр тыныч булсын! Күкләр гел аяз булсын. Һәрвакыт кояш балкып торсын!Әйдәгез, хәзер бергәләп Һәрвакыт булсын кояш! җырын җырлап алыйк.
Бәйрәмебез шуның белән тәмам. Вакыт табып бәйрәмгә килүегез өчен бик зур рәхмәт! Ә хәзер бәйрәм чәенә рәхим итегез!
Кушымта 1
Мәкальләр
1. Яктылык- кояш янында,
Яхшылык АНА янында.
2. Өйнең яме АНА белән.
3. Егет кешегә ҖИТМЕШ торле һөнәр дә аз.
4. Агач җимеше белән адәм ЭШЕ белән.
5. Иле барның ТЕЛЕ бар.
6. Дөрес сүзгә ҖАВАП юк.
7. Сөйли белсәң ТЫҢЛЫЙ да бел.
2. Тапкырларга табышмак.
1)Беркемгә дә күренми,
Сөйләмәсәң беленми.
2)Күренүгә ишектә,
Ишеткәнен биш итә.
3)Мә дип әйтә белмәс ул,
Кышын кар да бирмәс ул.
4) Кулдан-кулга йөри ул,
Бөтен телдә сөйли ул,
Белмәгәне юк аның,
Страницы: << < 3 | 4 | 5 | 6 | 7 > >>