Сценарий праздника "Гаилә бәйрәме"

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Гаилә бәйрәме
1
(Әниләргә багышланган җыр яңгырый)
1 алып баручы: Хәерле кич укучылар,укытучылар,хөрмәтле кунаклар!1998нче елдан бирле ноябрьнең соңгы якшәмбесе аналар көне буларак үткәрелә. Илебезнең һәр почмагында әлеге бәйрәм хөрмәт белән билгеләп үтелә. Бүген без дә сезнең белән әлеге бәйрәм уңаеннан җыелдык. Кадерле әниләр,хөрмәтле әбиләр! Сезне үтеп киткән бәйрәм белән ихлас күңелдән тәбрик итәргә рөхсәт итегез!
2 алып баручы: Ана кеше- гаиләдә иң изге,хөрмәтле кеше. Бүгенге бәйрәмебезне без гаилә бәйрәме дип атыйк. Бәйрәмебез күңелле үтсен! Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык икән, аннан җылылык та шулкадәр көчле була. Без бәйрәмебезнең түренә учак җылысы бөркелеп торган гаиләләрне чакырдык. Залдагы кунакларыбыз да кичәдә актив катнашырлар дип өметләнәбез.

1 алып баручы: Әгәр бүгенгә сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефләрегез яхшыра икән, иртәгә эшегез дә җиңелрәк барыр. Бу залда кабынган елмаю йортларыгызда да дәвам итсен.
2 алып баручы: Безнең гаиләләр җыелган,
Ял итәр өчен бүген.
Сүзләремнең иң матурын.
Әйтмичә мөмкин түгел
1 алып баручы: Бәйрәмсез бик күңелсез бит,
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә.
2 алып баручы: Күңелләр шатлыклы булганга,
Без җыелдык бүген бу залга.
Дуслар,карагыз
Ничек без бергәләп күңел ачабыз.
1 алып баручы: Бәйрәмне кем китерә?
Чәчәкләр,гөлләр микән?
Бураннар,җилләр микән?
Әллә соң дуслар микән?
2 алып баручы: Хөрмәтле дуслар,без бүген 121 нче лицейда ГАИЛӘ БӘЙРӘМЕ өчен әзерләнгән бәйгене башлыйбыз.
1 алып баручы: Сезне бүгенге бәйге–кичәдә исәп–хисап эшен алып барачак жюри әгъзалары белән таныштырып үтәбез (жюри әгъзалары белән таныштырып чыгу)
2 алып баручы:Ә хәзер гаиләләр бел

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: