Сценарий праздника "Гаилә бәйрәме"

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ән таныштырып китәбез:
-Билаловлар гаиләсе
-Гайнулловлар гаиләсе
-Галеевлар гаиләсе
-Исхаковлар гаиләсе
-Пузыревлар гаиләсе
-Хисмәтуллиннар гаиләсе
-Хуҗиәхмәтовлар гаиләсе
Рәхмәт ,менә безгә нинди күркәм һәм матур гаиләләр килгән икән.
1 алып баручы: Сез үз көчләрегезне 8 бәйгедә сынарсыз. Алар түбәндәгеләр:
Гаиләләр презентациясе конкурсы
Уңган әни конкурсы
3. Зирәкләр һәм тапкырлар конкурсы
4. Иң оста биюче конкурсы
5. Оста пешекче (әниләр өчен) һәм Яңа ел белән иң оста котлаучы конкурсы (балалар өчен). (Бу вакытта әкрен генә музыка уйный).
6. Тормыш ваклыклары конкурсы
7. Алга, алга( Блиц турнир) конкурсы
8. Иҗади номер конкурсы
2А. Б. Хөрмәтле гаиләләр, бәйгенең беренче турын башлыйбыз!
Гаиләләр презентациясе.
Һәр гаилә үзенең гаиләсе белән таныштыра. Сез никадәр тулы, төгәл таныштырсагыз шулкадәр балл куела.

II. Уңган әни конкурсы
1 алып баручы: Әниләргә берәр бәрәңге бирелә. Кабыгын өзмичә бәрәңгене әрчергә кирәк. Кемнең кабыгы озынрак һәм нечкәрәк килеп чыга?
III. Зирәкләр һәм тапкырлар
2А. Б. Бәйгенең 3 нче туры Зирәкләр һәм тапкырлар дип атала.
Тапкырларга, зирәкләргә,
Бездә урын турдән.
Кайда?Нәрсә?Кайчан була?
Әйтсен шуны белгән.
Бәйгенең шарты: һәрбер гаиләгә берәр мәкаль һәм табышмак бирелә. Мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне куегыз,ә табышмакларның җавапларын табыгыз. Ул гаилә җавап бирә алмаса икенче гаилә дәвам итәргә мөмкин.
1. Мәкальнең азагын әйт (кушымта 1)
1. Яктылык- кояш янында
Яхшылык . . . .
2. Өйнең яме . . . .
3. Егет кешегә . . . .
4. Агач җимеше белән . . . .
5. Иле барның . . . .
6. Дөрес сүзгә . . . .
7. Сөйли белсәң . . . .
2. Тапкырларга табышмак.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: