Саз чәчәге

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема:Ә. Еники "Саз чәчәге" повесте.

Максат: 1. Чорыбызның күренекле әдибе,халык язучысы,Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты,бөтен тормышы һәм иҗаты хакыйкать,дөреслек,намус үрнәге булган әдипнең иҗаты белән танышуны дәвам итү;
2. Җәмгыятьтәге шартларның кеше күңеленә,рухына ничек зыян салуы турында сөйләшү;
3. Тышкы һәм эчке матурлык турында фикер алышу.

Җиһаз:дәреслек; "Саз чәчәге" повесте.

Дәреснең эпиграфы:"Халык күңеленә юл салу ансат эш түгел:язучыдан саф вөҗдан,чын
гаделлек,искиткеч зур тырышлык һәм батырлык сорый ул. "
Ә. Еники.


Дәрес барышы:
I. Психологик уңай халәт тудыру.

II. Актуальләштерү:
1. Алдагы дәрестә өйрәнелгән "Матурлык" хикәясенең сюжетын искә төшерү,идеясен ачыклау.
2. 60 нчы елларда язган әсәрләрен барлау, кайсылары белән таныш булулары белән кызыксыну.
(Алдагы дәресләрдә бу сорауларга җавап бирелде).
III. Уку мәсьәләсен кую,чишү:
1. Ә. Еникинең "Саз чәчәге" повесте белән танышу.
Искәрмә:Образларга бәяләмәне дәфтәргә язып бару.
Сюжеты:
Монда сүз табигатьнең гаҗәеп бер бизәге-җете төстәге чәчәкләр турында бара. Әсәрнең баш герое,райком секретаре Шакир Мостафин беренче күрү белән,аларның нәрсә икәнен шәйләмичә,тик яктытөсләренә генә алданып,сокланып куя,"нинди матур ,тере чәчәкләр!" ди. Инде зәһәрлекләрен белгәч,урынсыз мактаганы өчен уңайсызлана. Чөнки алар Мостафинның үзенең гыйбрәтле хәлен аңлаталар,тормышында икенче бер саз чәчәгенә кызыгып алдануын әнә шундый җете төстә ,куе сыйфатлары белән күрсәтәләр.
Майпәрвәз-ул "байлыкның да читен генә булса да күреп калган,азмы-күпме рәхәт тормышны да татыган,үксезлекнең ачы күз яшен дә эчкән,кеше ипиенең никад

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: