Саз чәчәге

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ычны үтәргә сәләтсез булып чыксалар яки,аннан да яманрагы, аңлы рәвештә үз урыннары, дәрәҗәләре биргән мөмкинлекләрдән явызларча файдалансалар, җәмгыятьнең үсешендә, иҗтимагый тормышта фаҗигалар башлана. Җәмгыять тормышындагы шушы катлаулы процессның бер чагылышын без Мостафин язмышы мисалында күрәбез. Дөрес, ул- явыз җинаятьче булудан бигрәк, шул җинаятьчел фәлфәсәнең, психологиянең корбаны. Әмма фикерне дәвам иттерсәк, бүгенге көнгә килеп җиткән бәйләнешләрне җинел табып була. Алай гына да түгел, Ә. Еники 50 нче елларда күтәргән бу мәсьәләне 80 нче елларда башка язучылар тагын да кискенрәк итеп куйдылар:Ринат Мөхәммәдиев "Кенәри - читлек кошы", Аяз Гыйләҗев "Балта кем кулында?" дигән әсәрләрен яздылар. Аларда инде нәкъ безнең заман, бүгенге җәмгыятькә ясалган яралар, фаҗигаләр тасвирлана. )
3. Әсәрдәге образларга бәяләмә бирү. (Әсәрнең сюжетында бирелде).
4. Әсәрдә кеше табигате,аның характеры,психологиясе ничек куелган?(Ә. Еники һәр әсәрендә үзәккә бер язмышны куеп анализлый. Без дә ул язмышларны ,характерларны үзара чагыштырабыз,үзебез өчен дә гыйбрәтләр алып уйланабыз. Мостафин,мәсәлән,акылы белән аңлап,күңеле белән тойса да,йомшак характерлы булуы аркасында шундый хәлдә калды, каршылыклы хәлдән чыга алмады. Чәчәктәй нәфис Наҗиясе белән ул кешеләр алдында горур һәм бәхетле булыр кебек иде, әмма шул ук вакытта берни белми, белергә дә теләми, берни уйламый торган җилбәзәк хатын белән адәм көлкесенә калу, тирән бәхетсезлеккә төшү ихтималын да сизеп яшәде. Таудан түбән тәгәрәү җиңелрәк, аның өчен тырышлык кирәкми,үз хәлең белән килешү, ризалашу җитә. Ләкин ул килешү- чигенү,үз көчсезлегеңне тану дигән сүз. Мостафин, хәтта борчылу чиген дә үтеп, битараф рәвештә, йокымсырап яши башлый. Бу дәрәҗәгә төшкән кеше кемдә дә теләктәшлек уятмый инде.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: