Сан темасын гомумиләштереп кабатлау

Страницы: <<  <  1 | 2

дәрәҗәләре ничә?
Сыйфат дәрәҗәләре ничә?

5)Карточкалар буенча эш.
Җөмләдәге саннарны табып морфологик анализ ясарга. Эш төркемнәрдә эшләнә. Һәр төркемгә икешәр җөмлә.
1. Кергән бер кешегә бишәр, унар сум гына акча бирә башлады. (М. М. ) 2. Шулвакыт ике бөртек күз яше Фәниярның иреннәренә тамды. (Ф. Я. ) 3. Ул көннән соң инде егерме елдан артык гомер узды. Равил башыннан йөзләрчә, меңнәрчә хәлләр үтте. (В. Н. ) 4. Әбугалисина ун яшендә үк инде алгебраны, геометрияне, хәтта философияне белгән. ("Кем ул? Нәрсә ул?" кит. )
Үзбәя

6)Бер сүз белән әйт.
60 секунд, 60 минут, 24 сәгать, 7 көн, 10 көн, 4 (яки 5) атна, 3 ай, 12 ай, 365 көн, 52 атна, 100 ел, 1000 грамм, 10 центнер, 10 миллиметр, 100 килограмм, 1000 метр, 100 сантиметр, 10 сантиметр
Үзбәя

V Рефлексия.
1)Сан сүз төркеме моделен төзү. (төркем белән эш)
2)Үзбәя
VI Өй эше. 1)Газета - журнал битләреннән саннар белән кызыклы фактларны язарга;
2) Саннар кергән 5-6 мәкаль-әйтем язарга.
3)Санның төрле төркемчәләрен кулланып"Бакчада "дигән темага хикәя язарга.





Страницы: <<  <  1 | 2
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: