Салоны для животных

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Тема: Песиләр һәм этләр өчен салоннар.
( 7нче сыйныф Нигъмәтуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча).
Максат: җәнлекләр темасына бәйле сүзләрне искә төшерү һәм яңаларын үзләштерү, яңа лексик берәмлекләр исәбенә сүзлек байлыгын арттыру, аларны диалогик һәм монологик сөйләмдә куллана белү; укучыларда җәнлекләргә карата мәхәббәт,җаваплылыкхисе тәрбияләү.

Җиһазлау:мультимедия җиһазлары, дәреслек,сүзлекләр,презентация.

Дәрес барышы:
I. Оештыру моменты.
1. Исәнләшү, балаларны барлау
2. Уңай психологик халәт булдыру.
- Бүген сыйныфта кем дежур?
- Бүген ничәнче число?
- Атнаның кайсы көне?
- Урамда нинди һава торышы?
- Хәзер кайсы ел фасылы?
- Кешеләр урамда ничек киенәләр?
II. Актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү. (40 бит, 10нчы күнегү: сорауларга җавап бирү. )
- Авыру песиләрне дәвалап, терелтеп буламы?
- Песиләрне кычкырып,ачуланып өйрәтеп буламы? Ничек өйрәтеп була?
- Һәр песидән цирк артисты ясап буламы?
- 120 песинең кушаматын җиңел истә калдырып буламы?
2. Өйрәнелгән лексиканы кабатлау.
Сүзтезмәләрне тәрҗемә итегез :
Ташландык песи баласы; тамаша залы; танылган артист; тамашачы кул чаба; артист чыгыш ясый; чакырулар килә;буйсындырып булмый.
III. Яңа теманы үзләштерү.
1. Бүген без җәнлекләр темасын өйрәнүне дәвам итәрбез. Ә нәрсә турындасүз барасын, сез рәсемне карагач, әйтерсез. (Айболит турында рәсем күрсәтелә. )
- Бу кеше кем?
- Ул нинди әкияттән?
- Доктор Айболит нәрсәләрне дәвалый?
- Җәнлекләр нигә табибка килгәннәр?
- Җәнлекләрнең кай җирләре авырткан?
- Сезнеңчә, табиб нинди кеше?
- Балалар, әкият геройларын доктор Айболит дәвалый, ә тормышта җәнлекләргә кайда ярдәм күрсәтәләр?(ветеринар клиникалард

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: