-Текстны ничә өлешкә бүлеп була? Ни өчен?
-Әнисе ни өчен үзгәреп киткән?
-Әсәрнең төп герое кем?
- Ул нинди?
-Фәридәнең әбисе нинди?
-Фәридә гел шулай кечкенә, матур булып торырмы?
Төркемнәрдә эш- образларга кыскача характеристика бирү
1 төркем-Фәридә, 2 төркем- әнисе.
5. Белем-күнекмәләрне ныгыту.
Кроссворд чишү.
Ф
1. күлмәк
2. торт
3. әнисе
4. Резеда
5. күбәләк
1) Әнисе нәрсә теккән?
2) Әнисе туган көнгә нәрсә пешергән?
3) Чәчәкләрне кем алып кайткан?
4) Хикәя авторының исеме.
5) Әнисе Фәридәнең чәчләренә нәрсә таккан?
6. Йомгаклау.
Р. Вәлиева бу хикәясе белән нәрсә әйтергә теләгән? (укучылар фикере, автор фикере-видеозвонок аша)
Тактага язылган мәкальләрнең кайсы хикәя эчтәлегенә туры килә?
Бу хикәя сезне нәрсәгә өйрәтте?
Нәтиҗә ясау.
Өйгә эш (3 вариантта)
А. Әни турында 5 мәкаль язарга.
Ә. Хикәянең эчтәлеген сөйләргә.
Б. Хикәяне дәвам итәргә.
7. Укучыларның белемнәрен бәяләү.
Страницы: << < 1 | 2