130нчы биттәге рәсем буенча 3 нче күнегүдәге фигыльләр белән җөмләләр төзеп әйтегез. /Укучылар әле текстның эчтәлеген белмиләр. Шуңа күрә фантазияләре буенча теләсә нинди фикер әйтә алалар. Мәсәлән: Кыз малайны коткарачак. Кызлар малайны өенә озатачаклар. Әнисе малайны ачуланачак. Малай коткаручы кызга рәхмәт әйтәчәк. . һ. б. .
5 нче күнегү. Аудирование. Текстны тыңлагыз, фикерләрегез дөресме? Текстны тыңлаганда дәреслекләр ябык. 1, 4 нче күнегүләрне эшләгәндә әйтелгән фикерләрнең дөреслегенә нәтиҗә ясарга. Укучы фикере: Минем фикерем дөрес түгел. Батырлыкны кыз түгел, Хәлим эшләргә тиеш булган, һ. б.
6 нчы күнегү. Сорауларга җавап бирү.
- Ни өчен Хәлим еш кына дәресләрен эшләргә өлгерми?
- Аңа бигрәк тә нинди китаплар укырга ошый?
- Малайның нинди хыялы бар? Аның нишлисе килә?
- Ул ни өчен кыш көне батырлык эшләми?
- Хәлим елга буена ни өчен килә?
7 нче күнегү. Р. Гыйззәтуллинның "Батырлык" хикәясеннән өзекне уку, уку төрләре;
- Яңа лексиканы кулланып, тәрҗемә итү;
-- Эчтәлеге буенча әңгәмә оештыру;
- Текстны тыңлаганда укучылар тарафыннан аңлашылмый калган мәгълүматны әйтү.
- Өзекнең төп мәгънәсен билгеләү.
- Өзекнең геройларына, аларның гамәлләренә бәя бирү.
/ Хәлимне тискәре герой итеп сөйләмәскә. Ул хыялый малай. Укырга бик ярата. Бу уңай сыйфатмы? Батыр булу өчен китаплар уку гына җитәме? Әллә спорт белән шөгыльләнергә дә кирәкме? Үзеңне батыр итеп күрсәтү өчен генә башкаларга кыенлык китерү дөресме? Кызларга нинди малайлар ошый? Гомумән, малайлар нинди була? Батыр, кыю, максатчан, куркак, акыллы, . . . ? Үзегезнең сыйныфташ кызлардан сорагыз: Аларга нинди малайлар ошый / ошамый? һ. б. /
IV. Дәрес материалын кабатлау, ныгыту, дәрескә йомгак ясау.
Рефлексия.
Реф
Страницы: << < 1 | 2 | 3 > >>