Р. Гыйззәтуллин. "Батырлык" хикәясе

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Дәрес темасы. Р. Гыйззәтуллин. "Батырлык" хикәясе.
Дәрес максаты.
1. Яңа лексика белән танышу, сөйләмдә бәлки сүзен, билгесезлек кисәкчәләре (-дыр/-дер) куллану, темага караган белемнәрне барлау.
2. Алган белемнәрне гамәлдә дөрес, урынлы куллана белү күнекмәләре формалаштыру.
3. Белем алуда эзлеклелек тәрбияләү.
Материал. Дәреслек (130 - 131 нче битләр).
Җиһазлау. Мультимедиа проекторы, экран, ноутбук, презентация материалы (дәрес барышында күрсәтелеп барыла).
Дәрес барышы.
I. Дәресне оештыру моменты:
- исәнләшү;
- укучыларны барлау;
- уңай психологик халәт булдыру.
II. Белемнәрне актуальләштерү.
1. Өй эшен тикшерү.
2. Лексик гимнастика
III. Дәрес материалын аңлату.
1. Дәреснең темасы белән таныштыру.
- Дәрескә максат кую.
2. Дәреслек белән эшләү.
1 нче күнегү. Рәсемгә карап фикерләрегезне әйтегез.
- Вакыйга кайда һәм кайчан бара?
- Кем суга бата?
- Кызлар нишлиләр?
- Синеңчә, малай суга ничек төшкән?
/Көтелгән җавап: Вакыйга яз көне елга буенда бара. Балалар боз өстендә уйнаганнар, булса кирәк. Малай суга ялгыш егылып төшкәндер. Кызлар бик курыкканнар. Бер кыз малайга ярдәм итәргә тели.
/Җавапларда минемчә, минем фикеремчә кереш сүзләрен, бәлки һәм -дыр/-дер билгесезлек кисәкчәсен кулланырга кирәк, чөнки вакыйганы фаразлыйбыз гына/.
2 нче күнегү. Сүзләрне, сүзтезмәләрне уку, кагыйдәне укучылар үзләре әйтергә тиеш /билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасын искә төшерү, куллануга әзерлек өчен кирәк. Фигыльләр аудиотекстны тыңлап аңлау өчен дә ярдәм итәчәк/.
3 нче күнегү. Фигыльләрне билгеле киләчәк заманда (нишләячәк?) әйтегез. Тәрҗемә итегез. / Фигыльләр аудиотекстны тыңлап аңлау өчен кирәк. /
4 нче күнегү.

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: