Онтылмаслык мәктәп еллары

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

ята,
Төрле якка юллар чакыра.
Кайсы гына юлны сайласаң да,
Туры юлдан, бала, туры бар.
Мәктәбеңдә калган остазларың
Адымыңны күзләп торырлар.
Ә хәзер сүз бәйрәмнең сәбәпчеләренә бирелә.
1 нче укучы:
Чәчәк тотып әле бүген генә
Килгән кебек сиңа, мәктәбем.
Инде менә сезгә, укытучылар,
Сау булыгыз, диеп әйтәмен.
2 нче укучы:
Моңаймагыз әле, укытучылар,
Сагынышып сезгә килербез.
Урау юллар узып, таулар кичеп,
Сезнең хәлегезне белербез.
3 нче укучы:
Иң бәхетле кеше кем дип сорасалар
Әйтер идем сузләремне гөлгә төреп
Ул-укытучы, елмайганда каршысында
Узеннән дә оста шәкертләрен куреп.
нче укучы.
Кырда иген иксәм дә,
Галим булып китсәмдә
Ул булыр минем уемда
Маяк булыр юлымда.
Җыр: "Иң гүзәл кеше икәнсез".
Алып баручы: 2004 нче елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә - җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез. Сезне елмаеп беренче укытучыларыгыз каршы алды, хәреф танырга өйрәтте. Сүз беренче укытучыгызга бирелә. Рәхим итегез!
( башлангыч укытучыларына чәчәкләр бирелә).
Моннан 10 ел элек үзегезнең нинди булганыгызны күрәсегез киләме? Сүзне беренче сыйныф укучыларына бирәбез.
1 нче укучы.
Безгә карагач
Сезгә бик кызыктыр
Без нинди кечкенә
Ә сез нинди зур.
2 нче укучы.
Сезнең кебек чакта дигән булып
Шаяртып та сөйлисез.
Без беләбез,сиздермәскә теләп
Балачакны бездән көнлисез.
3 нче укучы.
Тик сез берүк китәбез дип
Ямансулап тормагыз
Без бит хәзер зурлар булдык
Сезгә алмаш булабыз.
4 нче укучы.
Сау булыгыз , абыйлар,
Сау булыгыз,апал

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: