Онтылмаслык мәктәп еллары

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Онтылмаслык мәктәп еллары.
Максат: -"Соңгы кыңгырау бәйрәмен укучылар күңеленә кереп калырлык итеп үткәрү
-Мәктәпкә, укытучыларга хөрмәт һәм рәхмәт хисе тәрбияләү;
Үткәрү формасы: әдәби- музыкаль кичә.
Җиһазлау: шарлар, чәчәкләр, туп, плакатлар: "Соңгы кыңгырау", "Үтеп китте мәктәп еллары" , "Сау бул, мәктәп".
Әзерлек эше : кичә өчен вальс ,бию өйрәнү, , җырлар өйрәнү.
А. б. Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар! Бүген без истәлекле бәйрәм - "Соңгы кыңгырау" бәйрәменә җыелдык. Ишетәсезме, бүген ничек матур чыңлый ул? (Кыңгырау тавышы).
("Саубуллашу вальсы" астында 11 нче сыйныф, укучылар кулларында чәчәк һәм шарлар; алар тезеләләр).
А. Б: Бирегә мәктәбебезнең укытучыларын чакырабыз. Рәхим итегез!
А. Б: Шулай ук бирегә иң нәни дусларыбыз - башлангыч сыйныф укучыларын чакырабыз. ( "Өйрәтәләр мәктәпләрдә" көе астында укытучылары белән бергә башлангыч сыйныф укучылары чыга).
А. Б: Хөрмәтле укучылар! Берничә көннән сез имтиханнарда классикларның әйткән сүзләрен искә төшерерсез, теоремалар исбатларсыз. Ә имтиханнарга кемнәр кертелә соң?
Тәбрикләү өчен сүз мәктәп директорына бирелә. (Мәктәп директоры чыгышы).
А. Б: Безнең бүгенге бәйрәмебездә бик күп кунаклар катнаша. Әйдәгез, алар белән дә танышып, сүзне аларга бирик әле. (Килгән кунаклар чыгышы).

А. Б: Күңелсез, чөнки бүген гади генә бәйрәм түгел, соңгы кыңгырау бәйрәме. Сез мәктәптә уку дәверендә меңнәрчә КЫҢГЫРАУ тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең тавышы моңсу да, ямансу да, шатлыклы да. Кайда гына булсагыз да туган йортны, туган мәктәбегезне онытмагыз.
Сезнең алда олы сынау тора,
Сез торасыз юллар чатында.
Сезнең алда төрле юллар

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: