Образ матери в произведениях родной литературы

Страницы: <<  <  4 | 5 | 6

amp;mimedoc&sign8d747f81b75dc74129d92440202d98b4&keyno0" l "YANDEX13" образы ничек бирелә икән? Сүзне 6 нчы класс укучысы Касимова Сабинага бирик.
2. Укучы, Касимова Сабина индивидуаль тикшерү эшен тапшыра.
Укытучы. Кечкенə чакта да, чəчлəреңə чал кергəн олы яшьтəге кеше булгач та, əни кирəк. Аны һəрвакыт кирəк, тиеш дип кабул итəбез. Иң элек ул сине ашатырга-эчертергə тиеш. Үсеп җиткəч һəр баласын башлы-күзле итеп, мөстəкыйль тормышка чыгарырга, кайткан чакта, матур итеп кунак итəргə, картлык көннəрендə дə зарланмыйча, үз көнен үзе күреп, тавыш-тынсыз гына китеп барырга тиеш кенə…Ə баксаң, кеше гомере бик кыска икəн. Əнигə əйтəсе килгəн яхшы сүзлəр дə, бүлəк итəсе матур яулыклар да, иң йомшак чүəклəр дə вакытында тапшырыла алмыйча кала.
Әни, әнкәй, син бит минем берәү
Йөрәгемнең иң –иң түрендә.
Күңел җылың, якты йөзең белән
Учагым бул гомер- гомергә.
Әни киңәшләре көч-дәрт өсти.
Илһам бирә миңа яшәргә.
Бәхет- шатлык белән һәрчак язсын
Әни диеп аңа дәшәргә.
Укучылар! Дəресебезне йомгаклыйбыз. Əнкəй, əни, нəнə, инəй… Сиңа балаларың нинди генə исемнəр белəн эндəшмəсен, эчтəлеге бер үк кала.
Син – Ана!
Алда əйтелгəнчə, без əнилəрне һəрвакыт үзебезгə тиеш дип кабул итəбез. Əнилəр безгə тиеш түгел, ə без аларга тиеш. Сызылып аткан якты таңнар өчен дə, шатлык – сөенечлəребез, кайгы – көенечлəрəбез өчен дə без аларга бурычлы.

«Əни» диеп язып куйдым
Яңа яуган ак карга.
Таптамагыз, һич ярамый
«Əни» сүзен таптарга.
( З. Туфайлова).
Ой эше. Инша язу. Темасы «Әниемнең җылы куллары».




Страницы: <<  <  4 | 5 | 6
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: