й. HYPERLINK "http://hghltd. yandex. net/yandbtm?fmodeenvelope&urlhttp3A2F2Fshikshisaba. ucoz. ru2F-. . doc&lr42&textD0A4. 20D0AFD180D183D0BBD0BBD0B8D0BD20D090D09DD09020D0B1D0B0D0BBD0BBD0B0D0B4D0B0D181D18B&l10nru&mimedoc&sign8d747f81b75dc74129d92440202d98b4&keyno0" l "YANDEX26"
Укучылар, бу хикәяттә йөрәк кайчан телгә килә?
-(Улы егылгач ананың йорәге сөйләнә башлый, чөнки ул улын кызнгана. Бала-ана эчен бик кадерле, газиз. Баласы өчен ана йөрәген дэ кызганмый. Нәрсә эшләсә дә, ул улын гафу итә, баласы өчен борчыла).
Мәкальләр өстендә эш.
Бала өчен ананың йөрәге, атаның беләге авыртыр.
Ата-ана йөрәгенең тирәнлеген балалар белми.
Анаңа кадер күрсәтсәң- балаңнан кадер күрерсең.
Ана жылысы -кояш жылысы.
Укучылар, анага багышланган тагын бер әсәрне искә төшерми хәлем юк. Шушы әсәрне якташ язучыбыз Шәриф Камал язган. ( «Мәгариф» журналыннан кулланылды).
«Буран» хикәясе кем турында?
-(Ана турында).
Ана турында нәрсәлэр белдегез?
-( Анага илле яшь. Ире зур бәхетсезлек китерә. Аны куп еллар кадерле баласы белән күрештерми.
Ананың ике баласы бар. Кызы Фатыйма әнисе янында. Улы бик күп еллар анасыннан еракта яши. Кечкенә вакытта әнисенә начар сүзләр әйтә, битенә көл сибә, чөнки әтисе шулай эшләргә куша. Этисе үлгәч, әнисеннән гафу сорамый, ана Хаман салкын булып кала. Дүрт ел армиядә булып кайта. Инде кинәт күнеле әнисе янына ашкына, аны күрәсе килә башлый.
Ул бит аны бик сагына. )
Ана елый, бала елый, нигә?
-( Ана бу дөньядан киткәнче соңгы тапкыр баласын күрергә тели. Хәле бик авыр, ләкин күңелендә хаман шул бала. Аны күреп китәсе килә. Улгәндә дә ананың җаны тыныч түгел. Ул күп еллар кадерле баласын күрә алмады, аларны күрештермәделәр. Э бала уз хатасын
Страницы: << < 2 | 3 | 4 | 5 | 6 > >>