Һөнәрләр

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>







Тема: "Һөнәрләр"
Максат: 1. Өйрәнелгән лексик - грамматик материалны кулланып ,"Һөнәрләр" темасы буенча дөрес төзелгән җөмләләр ярдәмендә сөйләм телен үстерү.
2. Г. Тукайның" Безнең гаилә"шигырен кабатлау.
3. Диалогик формада аралашу күнекмәләрен формалаштыру. Ишетеп аңлау күнегүләре булдыру.
3. Һөнәрләргә карата хөрмәт һәм кызыксыну уяту.
Җиһазлау: карточкалар, интерактив такта, сүзлекләр һәм дәреслек ("Күңелле татар теле" 3нче класс беренче кисәк. Р. З. Хайдарова, Г. М. Ахметзянова,Л. А. Гиниятуллина).
Дәрес барышы.
I. Оештыру өлеше:
1-. Исәнмесез,укучылар!
-Исәнмесез, Гөлшат Галимовна!
Хәерле көн!
-Хәерле көн!
-Хәлләрегез ничек?
-Рәхмәт,яхшы! Ә сезнең хәлләрегез ничек?
-Рәхмәт, минеке дә яхшы.
-Хәзер нинди дәрес?
-Хәзер татар теле дәресе.
-Татар теле дәресендә нишлибез?
-Татар теле дәресендә укыйбыз, язабыз, сөйләшәбез.
-Әйдәгез, бер-беребезне сәламлибез. (Укучылар бер-берсе белән исәнләшәләр).
-Хәзер елның кайсы фасылы?
-Хәзер кыш.
-Кыш айлары кайсы айлар?
-Декабрь,гыйнвар,февраль.
-Хәзер кайсы ай?
-Хәзер декабрь.
-Декабрь аенда ничә көн?
-Декабрь аенда 31 көн.
-Бүген ничәнче декабрь?
-Бүген 9 нчы декабрь
-Атнаның кайсы көне?
-Бүген чәршәмбе.
-Бүген көн нинди?
-Бүген көн болытлы,салкын. Кар ява.
2. Фонетик күнегү.
-Әйдәгез, матур итеп телләребезне тататарчага җайлаштырыйк. Карточкалар ярдәмендә укучылар укытучы артыннан иҗекләрне һәм сүзләрне кабатлыйлар.
-га - гаилә; -гы-гына; -го-гомер;-гө-Гөлия;-гү-Гүзәл
Слайд. . Сүзләрдә хәрефләр төшеп калган. Төшеп калган хәрефләрне дөрес итеп күрсәтергә кирәк. (Укучыларга хәрефләр язылган

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: