Һөнәрләр

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

езнең әти-әниләрезнең һөнәрләре турында сөйләшербез.
Бирем. Ә хәзер һәр төркемгә сораулар язылган карточкалар бирелә. Төркемдәге һәр укучы карточкалардагы сорауларга җавап бирәчәк.
-Әниең кем булып эшли?
- Әтиең кем булып эшли?
Һәр укучы бирелгән сорауга тулы итеп җавап бирә.
Мәсәлән:
Минем әни сатучы булып эшли. (Слайдта)
Бик яхшы укучылар. Әти-әниләрегезнең һөнәрләрен белдек. Әйдәгез бераз ял итеп алыйк.
Ял итү. (Слайд)
Баш бармак бау ишә,
Имән бармак имән кисә,
Урта бармак ут кабыза,
Атсыз бармак ат җигә,
Чәнти бармак чәй эчә.
Яхшы укучылар, матур итеп урыннарга утырабыз һәм дәресебезне дәвам итәбез.
IV. Ныгыту :
1. 12 нче күнегү,71 нче бит. Укучылар җөмләләрне укыйлар һәм җавап бирәләр.
1 нче слайд.
-Ул мәктәптә укыта.
Укытучы рәсеме.
2 нче слайд.
- Ул авыруларны дәвалый.
-Табиб рәсеме.
3 нче слайд.
-Ул кибеттә ашамлыклар сата.
-Сатучы рәсеме.

Карточкалар белән эш төркемнәрдә эшләнелә. Укучылар бирелгән сүзләрдән җөмләләр төзергә тиеш. Өч төркемгә өч җөмлә.
Мәктәптә, укыта, укытучы.
Авыруларны, дәвалый, табиб.
Сатучы, сата, кибеттә.
Ә хәзер җөмләләрне тикшерәбез. Дөрес җөмләләр экранда чыга бара. Һәр төркем укучысы дөрес җөмләне укый.
Дәфтәрләргә число, теманы язабыз һәм бирелгән өч җөмләне күчереп язып куябыз.

Укучылар, ә хәзер алдагы биремне эшләр алдыннан бирелгән һөнәр исемнәрен кабатлыйбыз.
Укытучы-учитель (Слайд)
сатучы- продавец
табиб- врач
тегүче- швея
язучы- писатель
төзүче- строитель
пешекче- повар
Төркемнәргә кәгазь битләре таратыла. (Раунд Тейбл - түгәрәк буенча). Һәр төркемисендә калган һөнәр исемнәрен яза. (1 минут вакыт бирелә) Соңыннан тикшерәләр.

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: