Һөнәрләр илендә

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

тмалы сүзлеге, проект эше өчен материаллар.
Материал: Ачык дәрес 7(2014 ел) газетасы, интернеттан мәгълүмат.
Дәрес барышы
I. Психологик уңай халәт тудыру.
-Исәнмесез, укучылар
Исәнмесез, саумысез!
Кәефләрегез ничек?
-Кояшлы иртә кебек
Белем алырга диеп
Мин мәктәбемә килдем.
II. Уку максаты кую
-Без сезнең белән дәрестән тыш чарага җыелдык. Дәресебезнең темасын ачыкларга кирәк. Моның өчен мин сезгә слайд тәкъдим итәм.
СИНГЛ РАУНД РОБИН структурасы
Тактада бирелгән сүзтезмәләрне укыйбыз. Төркемнәрдә чиратлашып сүз нәрсә турында барачагын әйтәбез. Шулай итеп без сыйныф сәгатенең темасын билгелибез.
-Авызыгызны ачыгыз һәм А-а-а диегез
-Мин сезгә 10 сум акча кайтарып бирәм.
-Бүгенге дәресебезнең темасы Исемнәрнең килешләр белән төрләнүе
-Кемгә өстәп салырга?
-Миңа пейзаж ясар өчен альбом һәм буяу кирәк
-Хөрмәтле пассажирлар! Ишекләр ябыла, сак булыгыз!
Нәтиҗә: Без һөнәрләр турында сөйләшербез. Һөнәрләр илендә дип атасак дөресрәк булыр.
Без сезнең белән һөнәрләр турында бик күп сөйләштек. Сез әти –әниләрегезнең һөнәрләре турында иҗади эшләр дә башкардыгыз. Бу эшләрегездән күренгәнчә, әти-әниләрегезнең күбесе терлекчеләр һәм механизаторлар булып эшли. Араларында пешекче, тегүче, агач эшенең осталары да бар икән.
Әйдәгез, әти-әниләрегезнең һөнәрләре буенча төркемнәргә бүленик. Кемнең әтиләре төзүче, укытучы- беренче төркемгә, ә кемнең әниләре терлекче, пешекче, табиб алар икенче төркемгә җыелсын.
Безнең төркемнәр әзер, эшебезне алга таба дәвам итәбез.
III. Белемнәрне актуальләштерү
- Нәрсә ул һөнәр? (укучылар җавабы)
- Һөнәр сүзенең аңлатмасын без каян карап белә алабыз? (аңлатмалы сүзлектән)
- Аңлатмалы сүзлектән һөнәр сүзенең мәгънәсен табу.
(

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: