ың берсе безнең авылыбызда да бар. Я, кайсыгыз әйтә ала, бу нинди уку йорты?(. . . )
- Әйе, бу күршедә урнашкан Кукмара аграр көллияте. Сез анда шофер, механик, тегүче, пешекче һөнәрләренә өйрәнеп чыга аласыз.
IV Рефлексия.
Без сезнең белән һөнәрләр илендә булып кайттык.
-Әйдәгез, сыйныф сәгате буенча нәтиҗә чыгарыйк.
Мин . . . . . . . . . . белдем
Мин . . . . . . . . өйрәндем.
Миңа . . . . . кызык булды.
-Ә хәзер смайликлар белән үз эшебезгә бәя куйыйк.
V. Йомгаклау
Нинди генә һөнәрне сайласагыз да тырышлык кирәк. Әлегә сез укучылар, сезнең төп эшегез-тырышып уку. Ә менә әти-әниләрегез сайлаган һөнәрне сез хөрмәт итәргә тиеш, чөнки алар эшләп сезне тәрбиялиләр, гаилә тормышын алып баралар.
Һөнәрләрнең барсы да
Тигез кеше каршында.
Күңел тарткан бер һөнәр
Сайла, сине кешеләр
Алтын куллы, -дисеннәр
Страницы: << < 3 | 4 | 5