Моя Елабуга

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы
гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
"6 НЧЫ УРТА БЕЛЕМ МӘКТӘБЕ"




Минем Алабугам.
(Дәрес- КВН)





Алабуга шәһәре 6нчы урта мәктәбенең
1категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закиева Рамилә Касыйм кызының
7нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе











2016
Дәрес темасы: Меңъяшәр Алабуга. (Дәрес- КВН).
Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.

Максат: укучыларга Алабуга турында күбрәк мәгълүмат бирү, бәйләнешле сөйләм телен үстерү. Алабуга шәһәренең матурлыгына соклану хисе тәрбияләү, тарихи һәм истәлекле урыннарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, туган төбәккә карата укучыларда горурлык хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: Алабуганың тарихи урыннары сурәтләнгән фотокүргәзмә, җирле шагыйрьләрнең шигырьләре, мәкальләр, табышмаклар, мултимедиа аппараты, кисмәк.


Дәрес барышы.
1. Оештыру моменты.
- Хәерле көн, кадерле укучылар! Бүгенге дәресебез башка дәресләрдән аерыла. Бүген без КВН уйныйбыз. Ә нинди темага багышланганын сез миңа үзегез әйтерсез дип ышанам. Сезнең каршыгызда кроссворд, аның сорауларына дөрес җавап бирсәгез, КВН-дәреснең нинди темага багышланганын белерсез.
Кроссворд чишү.
1. Алабуга тирәсендә үскән урман. (Танай)
2. Безнең шәһәр нинди елга ярында урнашкан? (Чулман)
3. Ул кош Алабуганың гербында сурәтләнгән. (Тукран)
4. Якташыбыз, танылган галим, табиб-психиатр фамилиясе. (Бехтерев)
5. . Бу бинада төрле тарихи экспонатлар була. (Музей)
6. Бөтен Рәсәйгә даны таралган Спасс ярминкәсе нинди айда үткәрелә? (Август)
7. Алабугада яшәгән бай - сәүдәгәр. (Стахее

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: