Моя Елабуга

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

орау бирелгән)
1. Күпме рәссам һәм шагыйрьне
Сыйдыргансың куеныңа
Аларның дан китерәсен
Килмәгәндер уеңа. (Л. Гатауллина)
- Алабугада яшәп иҗат иткән рәссамны һәм язучыларны атагыз.
2. Меңъяшәр калам ачкычы
Тау өстендә Ак мәчет
100 төрле милләт кешесе
Шушында тапкан бәхет. (В. Хәйруллина)
- Алабугада нинди милләт кешеләре яши?
3. Алабуга - күлләр иле,
Күл читендә ак канат
Аккош йөзә су өстендә,
Гүя борынгы кораб. (Д. Каюмова)
- Алабуганың күлләрен, кечкенә елгалар исемнәрен әйтегез.
4. Каршы алырбыз яратып,
Кунакка килсәң әгәр
Алабуга- дуслык җире,
Ул бүген - һәйкәл шәһәр. (Д. Каюмова)
Алабугада кемнәргә һәйкәлләр куелган?
Бишенче бирем. Капитаннар ярышы.
(Һәр команда капитаны кисмәктән сораулар ала һәм җавап бирә)
- Сугыш вакытында безнең шәһәрдә нинди рус шагыйрәсе яшәгән?
- Алабуга урамнары нинди танылган кешеләр исемнәрен йөртә?
- Алабугада ел саен нинди бәйрәмнәр үткәрелә?
- Алабугада нинди заводлар бар?
- Алабуга шәһәренең хакимият башлыгының исем фамилиясе ничек?
- Алабугада нинди уку йортлары бар?
Алтынчы бирем. Фотосурәтләр белән эш.
Экранга шәһәрнең тарихи урыннары төшерелгән фотосурәтләр чыга. Һәр команда 2 рәсем буенча репортаж әзерли.
1 рәсем - Алабуга дәүләт педагогика университеты рәсеме.
2 рәсем - кавалерист- кыз Н. А. Дурова һәйкәле.
3 рәсем - И. Шишкин музей- йорты рәсеме.
4 рәсем - Ак мәчет рәсеме.
- Бик әйбәт, тырыштыгыз укучылар, барыгызга да рәхмәт. Ә хәзер җиңүчеләрне билгеләү өчен сүзне жюрига бирәбез.
Жюри нәтиҗәләр ясый, җиңүче командага бүләкләр тапшырыла.
III. Өй эше.
Өй эше итеп сезгә дәреслекнең 87 битендә бирелгән 12 нче күнегүне укырга һәм

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: