Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль аралашу компетентлыгын формалаштыру юллары

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Актаныш районы Киров авылы Тамчы балалар бакчасы
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль аралашу компетентлыгын формалаштыру юллары
Мастер-класс
Төзеде: Ахсанова Венера Сергеевна,
1 квалификацион категорияле тәрбияче
2017 -2018 уку елы
Мастер-класс
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль аралашу компетентлыгын формалаштыру юллары
Максат:
Тукай иҗаты аша балаларның сөйләм мөмкинлекләрен, башка кешеләр белән үзара мөнәсәбәтендә аралашу күнекмәләрен һәм социаль активлыкларын үстерү; үз-үзләрен тота өйрәтү, кара каршы сөйләшү, арлашу күнекмәләре, булдыру һәм ныгыту.
Бурычлар:
Г. Тукай иҗаты аша
Матур әдәбиятның, халык аваз иҗатының сөйләмдәге урыннарын билгеләү;
Оештыру өлеше.
Исәнләшү.
- Исәнмесез хөрмәтле кунаклар! Бүген кайсыгыз көзгегә карады?
Ә кайсыларыгыз көзгегә карап үзенә елмайды? Әйдәгез әле без дә бер- беребезгә елмаю бүләк итик.
Менә ничек күңелле булып китте!
- Бүгенге мастер- классны шигырь юллары белән башлыйсым килә:
Күңелле очрашу бүген бакчабызда
Күркәм бәйрәм кебек булсын барыбызга.
Тәҗрибәле гыйлем остазлары килгән
Ихтирамга лаек бүген барыгыз да.
Милләтемнең олы горурлыгы булып
Мастер –класс үтәр татар телендә.
Татар шәхесләрен зурлыйк әле
Яшибез бит татар илендә.
Кереш.
Үзенең кыска гына гомере эчендә , гасырлар буе саклана алырлык, буыннан буынга күчеп сөйләнерлек әсәрләр иҗат иткән шәхес ул – кем? (залга сорау бирә –Габдулла Тукай) экранга рәсеме чыга.
Бик дөрес бүген без Г. Тукай иҗаты аша балаларның социаль-аралашу компетентлыкларын үстерү юллары белән танышырбыз.
Мин хәзер сезгә Әйдәгез, танышабыз! дип исемләнгән уен тәкъдим итәм. Мин үзем Хәлфә булырм

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: