br/>Г. Тукайның Кырлай табигатен сүрәтләгән әсәре ничек атала? (Шүрәле)
Шәкерт җавап бирә.
Реклама тукталышы:
Пантомимо ярдәмендә әсәрдән өзек курсәтү.
Ә хәзер Былтыр белән Шүрәлене, Су анасын белән әни, Кәҗә белән Сарыкны, Бала белән күбәләкне, Шәкерт белән Акбай бирегә чакырыла. Мин сезгә маскалар таратам һәм сез пантомимо ярдәмендә әсәрдән өзек курсәтерсез
Ямщик Габдулланы нинди базарга алып килгән һәм ни өчен? (Печән базарына асрамага бирү өчен) Сорауга Ямщик җавап бирә.
Асрамага алган гаиләсе белән Уральскийда яшәгән чорда Тукай нинди мәдрәсәдә укыган? (Мотыйгыя) Акбай (әйдә әле Акбай җавап бир)
Борын-борын заманда, дип Г. Тукайның нинди әкияте башаланып китә? (Бер әкияте дә алай башланмый) Малай җавап тотар.
Тукай Казанга килгәч нинди редакциядә эшләгән? (Әль Ислахъ редакциясендә)
Тукай җавап бирә.
Балалар өчен, рус шагыйрьләренә ияреп язылган нинди шигырьләрен беләсез? (Бала белән күбәләк, Кошларга, Алтын әтәч) Сорау (Балага).
Габдулла Тукайның нинди сүзләре аша Казан шәһәренең бөеклеген сурәтләгән. Һәм
ул сүзләр бүгенге көндә дә бик популяр. (Иказан! Моңлы Казан! Дәртле Казан! Нурлы Казан!) (Сорау залга. ) Хор белән җавап бирәбез.
Тукайның халыкны зурлап язган нинди юллары лозунг итеп алынган һәм бүгенге көндә дә үз көчендә кала (Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагырйрь ул дип яза) (Катнашучылар хор белән)
Туган телнең бөеклеген раслап язылган нинди шигырь юллары гасырлар буена популярлыгын югалтмаган (И туган тел, и матур тел)
Белгәнебезчә бүгенге көндә республикабыз мәгарифендә татар теле язмышы кискен борылышлар алды. Безнең бөек татар телебез, бөек Тукай телебез үзебез өчен бик газиз һәм кадерле. Телебезне кадерләп зал белән басып туган телне җырларбыз. )
Йомгакла
Страницы: << < 1 | 2 | 3 | 4 > >>