Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып – белү өлкәсе буенча йомгаклау шөгыле

Страницы: <<  <  2 | 3 | 4

ыйк (Чүпләрне җыябыз. Чишмәдән 2 тамчы алам. Ка-рагыз әле, сез аларны таныйсызмы?
Балалар: Әйе, алар ике тамчы.
Тәрбияче: Кем әкиятне сөйләп күрсәтә. Балалар, Сезнең дә тамчылар белән су буйлап барасыгыз киләме? Су транспортын атагыз. Хәзер бинокольләрдән карап юлга кузгалыйк.
(Балалар урыннарына утыралар) Сез суда ниләр күрдегез? Балалар, Тамчыларның юлын тагын да ачыграк күрү өчен мин сезне мини лабораториягә чакырам. (Балалар халатларын киеп, өстәл янына килә).

Балалар, без иртә белән бу савытка кар алып кереп куйган идек. Карагыз әле ул нишләгән? Ни өчен эрегән? Әйе, балалар, менә яз җиткәч тә, кояш җылыта башлауга карлар эри. Соңыннан ул су кая китә?
Дөрес. Суның беразы җиргә сеңә, ә бер өлеше парга әйләнә. Су ,балалар, кайнаганда парга әйләнә. Сулы савытларагызга пыяланы сак кына каплагыз. Пыяла нишләде? Дөрес, тирләде, парланды. Ә хәзер пыялаларыгызны кәгазь өстенә куегыз. Ул нишләде? Әйе, пар тамчыларга әйләнеп кәгазьгә тамды. Димәк балалар, су югалмый. Ул парга әйләнеп һавага күтәрелә, соңыннан кабат яңгыр булып җиргә ява. Ә кыш көне кар булып ява. Тәҗрибәбез тәмам.
Балалар, сез бүген ниләр белдегез?
Нинди яхшылык эшләдегез?
Бүгенге шөгыль турында кемнәргә сөйләрсез? Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт. Матур шөгылебез тагын да уүңелле тәмамлансын өчен, яраткан җырыбызны да башкарып үтик.
Җыр: "Гүзәл туган ягыбыз"
Актаныш районы Иске Айман балалар бакчасы
















Танып-белү үсеше буенча ачык шөгыль
конспекты.

Тема: Нәни сәяхәтчеләр
(Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме)












Тәрбияче: Тимерова В. Ф.




Страницы: <<  <  2 | 3 | 4
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: