Мәктәпкә әзерлек төркемендә танып – белү өлкәсе буенча йомгаклау шөгыле

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>

к та, күтәренке кәеф безнең белән көне буена булсын. Балалар, ә сез бүләкләр алырга яратасызмы? Бүген хат ташучы миңа бик матур китап калдырып китте. Тик нәрсә икәнлеген әйтмәде. Сез ничек уйлыйсызбу нинди китап икән? (Балаларның җаваплары тыңлана). Биредә табышмаклар икән бит,укып карыйк әле.


Тәрбияче: Табышмакларга җавап табарга әзерме? Тыңлагыз.
1. Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак туган. (кыш)
2. Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште,
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,
Бу кайчак була? (Җәй)
3. Кырлар буш кала
Яңгырлар ява,
Җирләр дымлана,
Бй кайчак була.
4. Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде
Елап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыска.
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара.
Тәрбияче: Дөрес, балалар. Ә яз,көз,кыш, Җәй - болар нәрсәләр.
Балалар: Болар ел фасыллары.
Тәрбияче: Сез ничә ел фасылы беләсез? Язда ничә ай бар? Хәзер нинди ай? Нинди язгы бәйрәмнәрне беләсез? ( Балаларның җаваплары тыңлана). Балалар, апрель аенда тагын бер истәлекле көн бар. Ул космонавтика көне. Сез беренче космонавтның кем икәнен беләсезме соң?
Балалар: Гагарин
Тәрбияче: Дөрес, балалар, ул- Ю. А. Гагарин (Слайд 1)
Ә космоска нәрсә белән очалар соң?
Балалар: Космоска ракета белән очалар.
Тәрбияче: Әйе, (Слайд 2 ). Сезнең дә космоска сәяхәт итәсегез киләме соң? Тик ,балалар, сәяхәткә чыкканда һәркем үзенең исем-фамилиясен, адресын белергә тиеш . Сез беләсезме адресыгызны, әйтеп күрсәтегез әле. ( Балалар исемнәрен, адресларын әйтәләр).
Булдырдыгыз, ә без кайсы республикада торабыз?
Балалар: Без Татарстан республикасында яшибез.
Тәрбияче: Республикабызның башкаласы нинди шәһәр

Страницы: <<  <  1 | 2 | 3 | 4  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: