Минем сөйгән китабым

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>


Төзеде : Сәмигуллина Ләйсән Зиннур кызы,
беренче квалификацион категорияле
башлангыч сыйныф укытучысы
Татарстан Республикасы
Балтач муниципаль районы
Муниципаль бюджет белем бирү оешмасы
Салавыч күппрофильле лицее
«Минем сөйгән китабым».
Максат: 1) укучыларны китап бастыру хезмәткәрләре һәм китапханәче һөнәрләре турында таныштыру;
2) таушалган китапларны яңартырга өйрәтү;
3) китап укуга, китапханәче һөнәренә кызыксыну тәрбияләү.
Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, китапны саклап тоту кагыйдәләре, татар теленең аңлатмалы сүзлеге.
ТСО: ноутбук, презентация
Балаларга: төсле кәгазь, альбом, клей, карандаш,кайчы.
Әңгәмә барышы.
- Исәнмесез укучылар! Хәзер мин сезгә табышмак әйтәм, сез җавабын табып, бүгенге әңгәмәбезнең темасын ачыкларсыз.
1) Кечкенә генә сандыкка бөтен дөнья сыйган.
2) Кат-кат катлама,
Акылың булса, ташлама.
-Китап.
- Әйе,укучылар без бүгенге әңгәмә-дәресебездә китаплар иленә сәяхәткә чыгарбыз, китап бастыру хезмәткәрләре һәм китапханәче һөнәрләре турында танышырбыз. . Сәяхәтебезнең иң беренче тукталышы: «Кәгазьләр тукталышы» булыр.
- Иртәләрен кояш белән уянып әти-әниләрегез эшкә җыенганда , сез дә укучылар, мәктәбегезгә юл аласыз. Сезнең дә үз хезмәтегез бар. Ул- гыйлем алу. Кыңгырау чыңлау белән сез дәрескә кереп утырасыз һәм иң беренче булып кулыгызга китап аласыз.
Нәрсә соң ул китап? «Китап …Ике катыргы арасына тыгызлап тутырылган чуар кәгазь. Бары шул гына, ә яхшылап уйлап карасаң , ул – кешеләр уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе. Могҗизаларның могҗизасы»,- дип язган татар язучысы Ибраһим Гази.
Китап - тормышта иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә, сердәш тә. Яхшы китап һәрвакыт күңел түрендә саклана. Аны гел укыйсы килеп тора.

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: