Минем гүзәл Татарстаным

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>

Конспект: " Минем гүзәл Татарстаным "
Программа эчтэлеге:
Белем бирү бурычы: Туган илебез - Татарстан, Татарстанның башкаласы Казан турындагы белемнәрен системалаштыру, туган шәһәребез - Түбән Кама турында белем бирүне дәвам итү.
Сөйләм үстерү бурычы: тәрбияченең сорауларына тулы җавап алырга, диалогик сөйләмне үстерергә.
Сүзлек эше: башкала, Ватан.
Тәрбия бурычы: туган илне ярату, аның белән кызыксыну, туган илгә тугрылык сыйфатлары, туган җиребезгә, шәһәребезгә, телебезгә, милли уеннарыбызга, гореф- гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү.
Үстерү бурычы : балаларның хәтерен, логик фикерләү сәләтен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Шәхси эш : Булат, Рафаэль белән Татарстан символикасын карау.
Метод һәм алымнар : сорау, балаларның җавабы, нәфис сүз, күрсәтү.
Алдан эшлэнгән эш : туган ил турында шигырҗләр уку, слайдлар әзерләү, орнамент - трафаретлар кисү.
Материал һәм җиһазлар : ИКТ куллану, уен өчен түбәтәй, туп, кисеп - ябыштыру өчен материаллар .
Шөгыль барышы.
Тәрбияче : Хәерле көн, балалар. Мин сезне күрергә бик шатмын. Безгә бүген кунаклар килде. Әйдәгез, кунакларыбызны сәләмлибез һәм " Хәерле көн" дип әйтәбез.
Балалар : Хәерле көн!
Тәрбияче : Балалар, бүген без сезнең белән сәяхәткә барабыз. Татарстанның башкаласы ничек атала әле?
Балалар : Казан
Тәрбияче: Әйе, балалар, Казан. Сәяхәткә барабызмы? Сәяхәткә автобуста барабыз. Башта нәрсә эшлэргә кирәк ? ( Билетлар алырга) Әйе , балалар, билет алырга. Әйдәгез, кем кассир була? Санамыш ярдәмендә кассир билгелибез.
Әлчи - бәлчи, әни күлмәк үлчи,
Чәүкә, чыпчык,
Син кал, бу чык.
Кассир : Кая барасың ?
Бала: Казанга барам. Ничәнче урында утырасың ?
Тәрбияче : Балалар, Казан бик зур , матур , борынгы шәһәр.

Страницы: 1 | 2 | 3  >  >>
Рейтинг
Оцени!
Поделись конспектом: